6 апрель 2012 яңалыклары
-
6 апрель 2012 - 05:36Булдыклы егетАйнур кече яшьтән үк әти-әнисенең кул арасына кереп, эшләп үсте. 10 яшьтә әтисез калды, 3 яшьлек игезәк энеләренә ул күз-колак булучы абый булды. Ничек яшәргә, өч сабыйны ничек аякка бастырырга дип бәргәләнгән әнисе Гүзәлиягә дә өлкән бала буларак Айнур һәр эштә булышырга тырышты.
-
6 апрель 2012 - 05:32Иске Абдулда көлке көне1 апрель - Көлке көне. халыкка алдау көне буларак билгеле. Иске Абдул мәдәният йортында бу бәйрәм бик күңелле үтте.
-
6 апрель 2012 - 05:23Картлыкка баш бирми улЯкшәмбе көнне Оргыды авылында гомер итүче Минкамал апа Арыслангалиева үзенең туган көнен билгеләп үтте.
-
6 апрель 2012 - 05:01Тимергә дә җан өрә белгән оста"Чаллы яшелчәсе" остаханәсенең җылы һәм якты бүлмәсенә кергәч, хуҗалыкның баш инженеры Илдус Газизов тимер детальләргә төрле зурлыктагы тишекләр ясаучы слесарь янына алып килде.
-
6 апрель 2012 - 04:58Тиешсез урында сәүдә итү ярамыйАгымдагы елның беренче кварталында район административ комиссиясе тарафыннан хокук бозуларга кагылышлы сигез беркетмә каралды.
-
6 апрель 2012 - 04:55Салым хезмәтендә ачык ишекләр көне2012 елның 20 һәм 21 апрель көннәрендә Россия салым хезмәте салым түләүче физик затлар өчен ачык ишекләр көне үткәрә.
-
6 апрель 2012 - 04:38Күршесенең тәвәккәллеге йортны янгыннан саклап калган30 март көнне 18.50 минутта янгын сүндерү хезмәтенең диспетчер пультына "Отделочник" бакчачылык ширкәтендә ике йорт януы турында ашыгыч хәбәр алына. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, ике йорт та тулысынча ялкын белән камап алынган була. Бәхеткә каршы янгында зыян күрүче юк. 4 апрель көнне район җирлегендә тагын бер янгын очрагы теркәлде. Суровка...
-
6 апрель 2012 - 04:35Май бәйрәмнәрендә ничек ял итәбез?Россия Хөкүмәте карары белән май бәйрәмнәренә туры килә торган ял көннәре билгеләнде. 1 Май бәйрәмендә өч көн - 29, 30 апрельдә һәм 1 майда ял итәчәкбез. Шимбә ялы, 28 апрель, дүшәмбегә - 30 апрельгә күчерелә. 9 Май бәйрәме яллары дүрт көн (6-9 май) дәвам итәчәк. 5 май, шимбә ялы, дүшәмбегә...
-
6 апрель 2012 - 04:34Талантлы балаларыбыз республикада да алдынгы«Әти, әни һәм мин - сәламәт гаилә» иҗади гаилә проектлары республика бәйгесендә «Альбомнар» номинациясендә 4-6 яшьлек балалар арасында безнең районнан Биклән авылы «Әллүки» балалар бакчасында тәрбияләнүче Илһам Ганиевның (җитәкчесе Г. Ганиева) иҗат эше III призлы урынга лаек булды. «А дан Я га кадәр - сәламәт гаилә» номинациясендә 11-14 яшьлек балалар...
-
6 апрель 2012 - 04:28“Кама” агрофирмасында яңа җитәкчеАтналык киңәшмәдә район активын "Кама" агрофирмасының яңа җитәкчесе белән таныштырдылар. Бу вазыйфага Газетдинов билгеләнде. Фәнис Таҗетдин улы белеме буенча икътисадчы. Районда Чаллы элеваторы директоры, "Камазернопродукт" җәмгыятенең финанс директоры, җаваплылыгы чикләнгән "Автодострой" җәмгыяте директоры, "Агрокөч төркеме" ябык акционерлык җәмгыятенең җитештерү буенча директор урынбасары булып эшләде.
-
6 апрель 2012 - 04:21Авылларны чистартабызҺәр ел саен, гадәттәгечә, республикада апрель башыннан территорияләрне санитар чистарту, яшелләндерү һәм төзекләндерү ике айлыгы игълан ителә. Бу чарадан, әлбәттә, безнең район да читтә калмый. Табигать шартлары гына әлегә ныклап эшкә тотынырга ирек бирми. Шулай да бүген барлык авыл җирлекләре җиң сызганып язгы җыештыруларга әзерләнә.