Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тиешсез урында сәүдә итү ярамый

Агымдагы елның беренче кварталында район административ комиссиясе тарафыннан хокук бозуларга кагылышлы сигез беркетмә каралды.

Алар ТРның Административ хокук бозулар турындагы кодексының "Урамда сату оештыру тәртибен бозу турында"гы 3.2 маддәсен һәм "Муниципаль районнарны һәм шәһәр округларын төзекләндерүне бозу" турындагы 3.6 маддәсен үз эченә ала. Кагыйдәне үтәмәүчеләргә барлыгы 23000 сум күләмендә штраф салынды. Узган елның кышкы чорында киң таралган хокук бозу очраклары булып йортларның һәм башка биналарның түбәләрен үз вакытында кардан, боздан чистарту торса, быел андыйлар ачыкланмады. Быел урамда сату оештыру тәртибен бозу очраклары күп булды. Административ хокук бозулар турындагы кодексның 3.2 маддәсендә бу максат өчен билгеләнмәгән урында сәүдә иткән өчен гражданнарны 100 сумнан 2500 сумга кадәр, вазыйфадагы затларны - 2000 сумнан 5000 сумга кадәр, юридик затларны 5000 сумнан 100000 сумга кадәр штрафка тарту каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: законлылык