Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Иске Абдулда көлке көне

1 апрель - Көлке көне. халыкка алдау көне буларак билгеле. Иске Абдул мәдәният йортында бу бәйрәм бик күңелле үтте.

Сәхнәгә ике команда күтәрелде. Ир-егетләр "Абдул кәмитләре" дип аталган командага берләштеләр, ә гүзәл затларыбыз "Хислеләр" дип таныштырдылар үзләрен. Нинди генә бәйгеләрдә көч сынашмадылар алар. Такмаклар, анекдотлар ярышы, футбол, "телсез" күренеш. Кемнәр генә булып кыланмадылар ярышучылар: Мактанчык үрдәк, Хуҗа Насретдин, Аучы, Тычкан, Тиен, Әби, Бабай, кәҗә һ.б. Командалар тамашачыларга "тозлы-тозсыз" сораулар бирде, бергәләп җырларга клип төшерделәр. Көлү, җыр, музыка һәм алкышлар тынып тормады. Бәйрәмнән халыкның тараласы килмәде. Ни генә дисәң дә, уен-көлкедән башка яшәве мөмкин түгел. Елмаеп-көлеп яшәүнең сәламәтлеккә уңай йогынты ясавын, гомерне озынайтуын белгечләр дә әйтә. Авылыбыз кешеләрен шулай сөендереп, сәламәтләндереп, көлдереп чын бәйрәм ясаган команда әгъзалары Назыйм Вәлиев, Резеда һәм Илсур Сафиннар, Радик Мәүләвиев, Рәшит Сәгыйдуллин, Рәйхана Галиева, Раушания Сәгыйдуллина, Фәйрүзә Гарфетдиноваларга авыл халкы, мәдәният хезмәткәрләре исеменнән зур рәхмәт әйтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кљлке кљне