ТР Президенты уңган хатын-кызларыбыз белән очрашты
Халыкара хатын-кызлар көне - 8 март уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика алдынгы хатын-кызлары белән очрашты, бүләкләр тапшырды. Әлеге бәйрәмгә безнең районнан Иштирәк авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсирә Закирова, Мәләкәс авылы "Тамчыкай" балалар бакчасы мөдире Алефтина Кадыйрова, "Тукай азык-төлек корпорациясе" агрофирмасыннан алдынгы сыер савучы Гөлүзә Әхмәтшина, "Татарстан коммуналь...