29 февраль 2012 яңалыклары
-
Кайда, күпме сөт савалар?
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, 28 февральгә районда 66129 килограмм сөт җитештерелде. Бу узган елның шушы көненә караганда, 1613 килограммга күбрәк.
-
Чаңгы ярышлары үтәчәк
3 март, шимбә көнне, сәгать 10да Түбән Суыксу авылы җирлегендә күп еллар укытучы булып эшләгән Глүс Нурлыгаян улы Шакиров истәлегенә районкүләм чаңгы ярышлары үтәчәк. Барлык чаңгы спортын сөючеләр, өлкән сыйныф укучылары, авыл яшьләре командалары, җанатарлар шушы ярышларда катнашырга чакырыла.
-
Полиция хезмәткәрләре ярышты
Яр Чаллы шәһәрендә үткәрелгән "Ягез әле, егетләр!" спорт уеннарында район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә катнашты. Эчке эшләр органнары ветераннары, Бөек Ватан сугышында, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, "Мәрхәмәт" балалар йортында тәрбияләнүчеләр, полиция хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре чаңгыда шуу, аркан тарту, гер ату, футбол һ.б. буенча ярыштылар. Пневматик пистолеттан мишеньгә атуда...
-
Туалар, ишәяләр
Районда сабыйлар туу көннән-көн арта. Соңгы ике айда гына аларның саны 102гә ишәйде. Яшь гаиләләрдә икенче һәм өченче балаларның тууы - аларның иртәгәге көнгә өмет, ышаныч белән каравына иң матур дәлил. Әлеге чорда никахларын теркәгән 24 парның да бәхетләре озын гомерле булсын, дип теләген җиткерә районның гражданданлык хәлләрен теркәү бүлеге...
-
Бордыда Май чабу бәйрәме үтте
Соңгы елларда онытыла барган бәйрәмнәребез яңадан кайта, йолаларыбыз яңартыла. Шундыйларның берсе - Май чабу бәйрәме. Элек ул май атнасында җиде көн буена барган һәм Олы Уразага керү алдыннан Кичерешү көне белән тәмамланган.
-
Хуш, Кыш, исәнме, Яз!
26 февраль, якшәмбе көнне, Новотроицкоеда районкүләм Май чабу - Масленица бәйрәме үтте. Көне салкынча, җилле булуына карамастан, авылның олысы да, кечесе дә кыш озату бәйрәменә килгән иде.