Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Хуш, Кыш, исәнме, Яз!

26 февраль, якшәмбе көнне, Новотроицкоеда районкүләм Май чабу - Масленица бәйрәме үтте. Көне салкынча, җилле булуына карамастан, авылның олысы да, кечесе дә кыш озату бәйрәменә килгән иде.

Халыкны муниципаль район башлыгының аппарат җитәкчесе Әсхәдә Наврозова, Новотроицкое авыл җирлеге башлыгы Рима Волкова һәм ветераннар советы рәисе Франс Фәхретдинов бәйрәм белән котлады. Кнәз авылының "Русский звон", Шилнәбашның "Нивушка" фольклор ансамбльләре, Новотроицкоеның "Славяночка" дуэты чыгышлары бәйрәмгә үзгә ямь өстәде.

Кунаклар, бала-чага кыңгыраулы ат җигелгән чаналарда йөрделәр, таудан шудылар, кайнар, тәмле коймаклар белән сыйландылар. Бәйрәмне алып баручылар шаян шигырьләр сөйләделәр, җыелган халыкны татлы күчтәнәчләр белән сыйладылар. Халык аркан тартышу, чүлмәк вату бәйгеләрендә катнашты. Чана шууда, иң күп коймак пешерүдә осталыкларын күрсәтте, бәйрәмнең төп геройлары - Масленица һәм Яз кызы аларга бүләкләр тапшырды. Бәйрәмнең иң кызыклы мизгеле, салам тутырып, милли күлмәк киендергән карачкыны яндыру булды. Районыбызда салкын кышны озатып, җылы яз каршылау көне әнә шулай күңелле үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: масленица мђдђният Май чабу