19 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Бикләнлеләр россиякүләм фестивальдә катнаштылар
14 сентябрьдә Казанда Россия күләмендә "Түгәрәк уен" дип исемләнгән татар фестивале үтте. Анда безнең районнан Биклән авылының "Хәтфә" фольклор коллективына йөрүче балалар да катнашты. Фестивальдә алар "Көтү каршылаганда" дигән фольклор тамаша белән чыгыш ясадылар. Коллектив бу чарадан дипломнар һәм истәлекле сувенирлар белән кайтты.
-
"Питрау" фольклор коллективын "Играй, гармонь" тапшыруында күрсәтәчәкләр
Мәләкәс авылының "Питрау" фольклор коллективына йөрүче балалар 13-15 сентябрьдә "Крепость Русь" дип аталган III Халыкара этник музыка һәм мәдәният фестивалендә булып кайтты.
-
Контракт белән хезмәт итәләр
Район хәрби комиссариатыннан хәбәр итүләренчә, узган җәйдә районнан контракт буенча хәрби хезмәткә китүчеләр саны өчәү булган. Июнь аенда Бәткедән киткән егет Казанда кече сержант булып хезмәт итә, августта Круглое Поледан киткән егет Кабардино-Балкариядә, Теләнче Тамак егете Севастопольдә хезмәт үтәләр. Соңгылары икесе дә рядовойлар. Тиздән Круглое Поледан тагын ике егет Севастопольгә...