Якты юл
  • Рус Тат
  • Контракт белән хезмәт итәләр

    Район хәрби комиссариатыннан хәбәр итүләренчә, узган җәйдә районнан контракт буенча хәрби хезмәткә китүчеләр саны өчәү булган. Июнь аенда Бәткедән киткән егет Казанда кече сержант булып хезмәт итә, августта Круглое Поледан киткән егет Кабардино-Балкариядә, Теләнче Тамак егете Севастопольдә хезмәт үтәләр. Соңгылары икесе дә рядовойлар. Тиздән Круглое Поледан тагын ике егет Севастопольгә...

    Район хәрби комиссариатыннан хәбәр итүләренчә, узган җәйдә районнан контракт буенча хәрби хезмәткә китүчеләр саны өчәү булган. Июнь аенда Бәткедән киткән егет Казанда кече сержант булып хезмәт итә, августта Круглое Поледан киткән егет Кабардино-Балкариядә, Теләнче Тамак егете Севастопольдә хезмәт үтәләр. Соңгылары икесе дә рядовойлар. Тиздән Круглое Поледан тагын ике егет Севастопольгә китәргә тиешләр. Алар кече сержант дәрәҗәсендә хезмәт итәчәкләр. Контрактчы булып 19дан 38 яшькә кадәрге ир-атлар бара ала. Алар сәламәтлекләре буенча һәм һөнәри яктан тиешле таләпләргә җавап бирергә, белемнәре уртадан түбән булмаска тиеш. Рядовой һәм сержантларның айлык хезмәт хакы, кайда хезмәт итүенә карап, 18 меңнән 40 мең сумга кадәр һәм аннан артыграк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: