Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Питрау" фольклор коллективын "Играй, гармонь" тапшыруында күрсәтәчәкләр

Мәләкәс авылының "Питрау" фольклор коллективына йөрүче балалар 13-15 сентябрьдә "Крепость Русь" дип аталган III Халыкара этник музыка һәм мәдәният фестивалендә булып кайтты.

Фестиваль Пензада шәһәрнең 350 еллыгын бәйрәм итү кысаларында уздырылды. Монда барысы 100дән артык фольклор коллективы чыгыш ясады. Әлеге халыкара чарада безнең коллектив районыбызның гына түгел, бөтен Татарстан данын яклады. Моннан тыш, "Питрау" фольклор коллективын "Играй, гармонь" дип исемләнгән телетапшыруда да төшергәннәр. Әлеге тапшыруны без ноябрь аенда Россия телевидениесеннән карый алачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев