19 март 2020 яңалыклары
-
Компенсация түләнә
Хезмәткә яраксыз булган кешене тәрбияләүчеләр, эшләмәгән очракта, айлык компенсацион түләү алырга хокуклы. Акчаның күләме 1200 сум. Ул тәрбия алучы эшкә яраксыз гражданинга пенсиясенә өстәп бирелә. Эшкә яраксыз кеше беренче группа инвалидлар (балачактан беренче группа инвалидлардан кала), инвалид балалар, дәвалау учреждениесе тарафыннан чит кеше каравына мохтаҗ дип табылган гражданнар, шулай ук 80 яшьтән узган өлкәннәр булырга мөмкин.
-
Март аенда яңгыр явар дип кем уйлаган?
Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен капиталь ремонт яки түбәне алыштыру зур сөенеч. Тик Калмаш авылының Зөфәр Галиев урамында урнашкан 2нче йортында күптән көтелгән капиталь ремонт фатир хуҗаларын кыен хәлдә калдырды – фатирларын су басты. Бу турыда алар газетабызның социаль төркеменә яздылар.
-
Россия укучылары 23 марттан өч атналык каникулга китә
Россия мәгариф министры Сергей Кравцов дистанцион укуга ярдәм итү оештырылачагын искәртте.
-
Эш башлаучы фермерлар алты миллион сумга кадәр грант алырга мөмкин
Грант бирү тәртибе һәм документ формалары Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында «Фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр» бүлегендә урнаштырылган.
-
Кадерле кеше
Районда бүген 17 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм аларга тиңләштерелгән 82 тол хатын-кыз, 415 тыл ветераны һәм балигълык яшенә җитмичә концлагерь тоткыны булган 1 кеше яши. Шимбә-якшәмбе көннәрендә район башлыгы Фаил Камаев ветераннар советы рәисе Галимҗан Зарипов, социаль яклау идарәсе хезмәткәре, матбугат хезмәте белән берлектә, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан сугыш ветераннарына юбилей медальләре һәм бүләкләр тапшырды.