Кадерле кеше
Районда бүген 17 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм аларга тиңләштерелгән 82 тол хатын-кыз, 415 тыл ветераны һәм балигълык яшенә җитмичә концлагерь тоткыны булган 1 кеше яши. Шимбә-якшәмбе көннәрендә район башлыгы Фаил Камаев ветераннар советы рәисе Галимҗан Зарипов, социаль яклау идарәсе хезмәткәре, матбугат хезмәте белән берлектә, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан сугыш ветераннарына юбилей медальләре һәм бүләкләр тапшырды.
Калмаш авылында яшәүче сугыш ветераны Хәертдинов Биҗан Хәертдин улы 1925 елда Мерәс авылында туган һәм унсигез яше тулуга армия хезмәтенә алынган. «1943 елда Монголия чигендә окоп казулары хакында мәктәп укучылары белән очрашуларда сөйли иде», – ди оныгы Айгөл. 1944 елдан Биҗан Хәертдиновның фашистларга каршы сугышчан юлы башлана. Ул Беренче Белоруссия фронтының бишенче удар армиясе укчы полкында пулеметчы була. Фронтовик ярасыз булмый, Биҗан да 1945 елда Польшаны немец оккупантларыннан азат иткәндә каты яралана. Өч ай госпитальдә дәваланганнан соң кабат сугышка керә. Хәрәбә хәлендәге завод-фабрикаларны аякка бастыруда катнаша – 75196 санлы трофей бригадасында слесарь вазифасын башкара. Биҗан ага җиңү язын Берлинда каршы ала. Туган илгә кайту дүрт елга кичектерелә. Биҗан Хәертдинов дүрт ел буе Германия шахталарында әсирлеккә төшкән немецларны карап эшләтә. Сугышта күрсәткән батырлыклары «Германияне җиңгән өчен», «Совет Армиясе һәм Флотына 30 ел» медальләре белән бәяләнә. Фронтовик Биҗан ага сугыштан соң II Дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Жуков», Бөек Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Ниһаять, мәңге онытылмас шатлыклы очрашу – 1949 елның августында туган илгә кайта, газизләре белән күрешә. Ана телендә авыз тутырып сөйләшү, кендек каны тамган җирдә җир җимертеп эшләү бәхетенә ирешә. 1951 елда тыйнак һәм сылу Нәкыягә өйләнә. «Әниебез үтә дә сабыр һәм булдыклы иде. Озак еллар Фәхриҗамал әбиебезгә килен хезмәте күрсәтте. Үзара дус-тату яшәделәр. Әбиебез 95 яшендә ахирәткә күчте. Соңгы елларда урын өстендә ятты. Әнием әбине яхшы итеп карады. Һичбер вакыт зарланганын ишетмәдек. Әтиебезгә һәрвакыт итагатьле булды. Шундый тәрбия алып үскәнгә булса кирәк, әтиебезне бик яратып, ихластан тәрбиялибез. Туксан яше тулгач үз яныма – Калмашка алып килдек. Мин – иң олы бала. Без дә алты бала үстек: ике кыз, дүрт ир бала. Фатыйма сеңлем көн саен Чаллыдан килеп әтине карарга ярдәм итә. Атнага бер тапкыр әтине мунча кертәбез. Урын өстендә ятучы туксан биш яшьлек олы кеше димәссең дә, каен себеркесе белән чабындырганны бик ярата. Илдар, Илнар, Илнур, Марат, Илсөярнең кызы Гүзәл белән улы Айнур һәр атна саен килеп кулларыннан килгәнчә ярдәм итәләр. «Яхшы тәрбия күргәнгә 95 яшендә дә әле төскә-биткә матур булып картая», – диләр хәл белергә кергән калмашлылар. Шәфкать туташлары Фәндәлия белән Ландыш даими рәвештә өйгә килеп әтинең хәлен белеп торалар. Район үзәк дәваханәсеннән дә табиблар килеп китте. Авыл җирлеге башлыгы Равия Габдуллина өлкәннәргә аеруча игътибарлы. Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафина белән Сәйдәшев исемендәге хуҗалык директоры Марат Сафин хәл-әхвәлебез белән кызыксынып, бәйрәмдә килеп котлыйлар. Бернәрсәгә дә мохтаҗлыгыбыз булмаса да, ихтирам итүләре күңелгә рәхәтлек бирә. Әле шушы шимбәдә район башлыгы Фаил Камаев өйгә килеп әтигә юбилей медале һәм бүләк тапшырды», – ди әтисен тәрбияләүче кызы Рәкыя Ибраһимова.
Нәкыя белән Биҗан Хәертдиновлар ике кызларын һәм дүрт улларын үз үрнәкләрендә – шәфкатьле һәм эшсөяр итеп тәрбияләгәннәр. Сугыштан кайткач та Биҗан ага «Беларусь» тракторына утыра һәм пенсиягә чыккач та әле байтак еллар корыч атыннан аерылмый. Гаиләсенең һәм якын кешеләренең кадерен белүче, яшәү ямен һәм эш тәмен белүче Биҗан агага Җиңүнең 75 еллыгын кадерле балалары, оныклары арасында күрү насыйп булсын.
/ Рөстәм Зәкиев фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев