Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Март аенда яңгыр явар дип кем уйлаган?

Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен капиталь ремонт яки түбәне алыштыру зур сөенеч. Тик Калмаш авылының Зөфәр Галиев урамында урнашкан 2нче йортында күптән көтелгән капиталь ремонт фатир хуҗаларын кыен хәлдә калдырды – фатирларын су басты. Бу турыда алар газетабызның социаль төркеменә яздылар.

Зөфәр Галиев урамындагы 2нче йортта яшәүчеләрнең проблемасы белән без күптәннән таныш. Алар түбәдән су үтүгә зарландылар, капиталь ремонт сорап район җитәкчелеге исеменә хат язып килделәр. Быел йорт капиталь ремонт программасына керде. Иртә яздан ремонтлауга да тотындылар. Түбәнең иске катламын кубарып ташлаганнар иде, көчле яңгыр явып китте. Шулай итеп, барлык фатирларга су үтте. 
Икенче катта яшәүче Гөлбикә Җылкабаеваның сүзләренчә, су басудан аларның фатирлары башкалар белән чагыштырганда азрак зыян күргән. Шулай да, стеналар, түшәмнәр каралган, обойлар кубып төшкән. Өченче катта яшәүче Гүзәл Хәсәнова сүзләренчә, люстра төбеннән аккан суны чиләкләп җыярга туры килгән, шулай ук фатирдагы бар җиһаз юеш. 
Әлеге йортка «Тамерлан» идарә компаниясе хезмәт күрсәтә. Аның җитәкчесе Татьяна Харисова сүзләренчә, килешү нигезендә, китерелгән зыянны подрядчы оешма капларга тиеш. 
Биредә подрядчы ешма «АвтоСтройИнком». Җитәкчесе Ришат Хәбибуллин бу күңелсез хәл өчен җавап тотарга туры киләсен аңлый.
– Без ремонт эшләрен үткәрү өчен коры көннәр сайлыйбыз. Әмма һава торышының нинди буласын алдан күрү катлаулы. Март аенда яңгыр явар дип кем уйлаган? Әлеге хәлдән соң без икенче көнне үк барлык фатир хуҗалары белән сөйләштек, ситуацияне аңлаттык. Зыян суммаларын билгеләдек. Акчалата компенсация атна азагында биреләләк, диде ул. 

 / Гүзәл Хәсәнова фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев