19 гыйнвар 2023 яңалыклары
-
«Тукай авазы» радиотапшыруы республикакүләм бәйгесендә хөрмәтләнде
17 гыйнвар көнне Казанда Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләләрен яктыртуга юнәлтелгән «Ышаныч һәм куркынычсызлык» дип аталган массакүләм мәгълүмат чаралары арасында 20 ел рәттән үткәрелүче республикакүләм бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте.
-
Социаль фонд махсус түләү күчерә башлый
Татарстан Социаль фонды бүлекчәсе февраль аеннан башлап медицина хезмәткәрләренә махсус социаль түләүләр күчерә башлаячак, моның өчен сәламәтлек саклау оешмалары ай сен әлеге төр ярдәмгә хокуклы белгечләрнең реестрын формалаштырырга тиеш була.
-
Тарифлар үзгәреше сизелерлекме?
2022 елның 1 декабрьеннән ТКХ хезмәтләренә тарифлар артты. Тарифларны вакытыннан алда индексацияләү коммуналь хезмәтләрне өзлексез тәэмин итү зарурлыгына бәйле, чөнки язда кертелгән санкцияләр инженер челтәрләрен ремонтлау һәм торгызу өчен материаллар бәяләренең артуына китергән һәм төбәкләр өлешендә күрсәтелгән эшләр вакытында үтәлмәгән. Монда нәрсә яхшырак икәнен аңларга кирәк: бераз иртәрәк яңа тарифлар буенча түли башларга яки кышын җылыту һәм кайнар сусыз калырга?
-
Диспансеризация - 101 процентка башкарылган!
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында диспансерлаштыру планын тулысынча үтәгән районнар исемлеге әйтелде.
-
Тукай районы үзәк хастаханәсендә ачык ишекләр көне үтә
4 нче февраль көнне сәгать 10да Тукай районы үзәк дәваханәсендә Ачык ишекләр көне үткәрелә.
-
Юл куркынычсызлыгы комиссиясе утырышы узды
Тукай районы админстрациясендә район башлыгы Фаил Камаев һәм комиссия әгъзалары катнашында юл йөрү кагыйдәләре буенча планнан тыш утырыш узды.
-
Тукай районы эчке эшләр бүлегендә яңа җитәкче
Үтеп баручы атнаның сишәмбесендә Россия эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде.
-
Рәхмәтләрнең сезгә зурысы
Иң тугры укучыларыбыз - «Якты юл» газетасына язылучылар. Без һәрберегезгә ышаныч өчен рәхмәтле һәм сез һәрвакыт безнең белән булырсыз, дип ышанабыз.