Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы эчке эшләр бүлегендә яңа җитәкче

Үтеп баручы атнаның сишәмбесендә Россия эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлегенә яңа җитәкче билгеләнде.

Отставкага китүче полиция полковнигы Владимир Елисеев урынына, ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин приказы буенча, бүлек башлыгы итеп полиция подполковнигы Айрат Гавариев игълан ителде. Чарада шулай ук район башлыгы Фаил Камаев, район прокуроры Айрат Галимәрдәнов та катнашты. 
Әлге приказ белән район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары – полиция башлыгы Алексей Соколов таныштырды:

– Владимир Александровичны мин күптәннән һәм бик яхшы беләм. Аның хезмәт юлы бай һәм ихтирамга лаек. Владимир Александровичның үз теләге белән отставкага китүе дә җентекләп уйланылган, җитлегеп кабули телгән карар. Аңа киләсе тормыш юлында үзен табып, исән-имин яшәвен, башкарылган хезмәте өчен рәхмәт әйтәсем килә. Җитәкче кәнәфиенә утыручы Айрат Фәритовичка исә яңа вазыйфада уңышлы эшләргә, бүлек күрсәткечләренең яхшы булуын теләп калам, – диде Алексей Владимирович.

Бу көнне вазыйфасын калдырып китүче җитәкче һәм аның урынына калучы Айрат Гавариев турында сүз шактый булды. Хезмәттәшләренең сүзләренә район башлыгы Фаил Камаев һәм район прокуроры Айрат Галимәрданов та кушылды. 

– Район эчке эшләр бүлегенә яңа башлыкның билгеләнүе безнең Тукай районы өчен җитди вакыйгаларның берсе. Өч ел буе Владимир Елисеев белән без тыгыз, үзара аңлашып эшләдек. Хакимият белән генә түгел, суд, прокуратура белән дә эчке эшләр бүлеге бер бәйләмдә, нәтиҗәле эш йөртте. Хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт, Владимир Александрович һәм рөхсәт итегез сезне район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләргә, – дип, Фаил Мисбах улы Владимир Елисеевка шәхсән үз кулыннан Мактау кәгазе тапшырды. 

Вставка: Айрат Фәрит улы Гавариевка 43 яшь. Алабуга милиция мәктәбендә укып, Казан шәһәрендәге юридик институтны тәмамлаган. 2001-2002 елларда Төньяк Кавказ регионында хәрби хезмәт үтәгәннән соң, 2006-2011 елларда Россия эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәрендәге Электротехник бүлегенең  оператив-эзләү бүлеге җитәкчесе, 2013-2015 елларда шәһәрнең Комсомол районы буенча уголовный розыск бүлеге җитәкчесе урынбасары булып эшләгән. 2015-2017 елларда шул бүлекнең җитәкчесе. 2019 елдан исә, яңа вазыйфага күчкәнче, Айрат Гавариев Тукай эчке эшләр бүлегендә, Владимир Елисеев урынбасары булып хезмәт итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев