Рәхмәтләрнең сезгә зурысы
Иң тугры укучыларыбыз - «Якты юл» газетасына язылучылар. Без һәрберегезгә ышаныч өчен рәхмәтле һәм сез һәрвакыт безнең белән булырсыз, дип ышанабыз.
Бүген, югары мәгълүмати технологияләр гасырында, массакүләм мәгълүмат чараларына үз укучыларын саклап калу җиңел түгел. Газета укучылары белән дуслыкны югалтмау бары тик актуаль темалар, кызыклы материаллар белән генә мөмкин. Без көн саен газетабызны камилләштерү өстендә эшлибез һәм аның чын мәгънәсендә эчтәлекле, актуаль, файдалы мәгълүматлы булуы өчен тырышабыз.
Редакциябезнең бурычы - Тукай районының иң яхшы кешеләре турында сөйләү, барлык казанышларны һәм яңалыкларны яктырту, укучыларны борчыган сорауларга җавап бирү. Район газетасы һәрчак үз укучыларының фикеренә битараф түгел, һәрвакыт рәхмәтле.
2023 елның беренче яртыеллыгында мең укучыбыз үз почта тартмаларына – рус телендә, ике меңе татар телендә газета алачак.
Аз керемле, ялгыз һәм өлкән яшьтәге пенсионерлар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен район басмасына язылуга даими иганәчеләребез, эшмәкәрләребез зур ярдәм күрсәтте. Алар арасында «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, фермер Равил Минехуҗин, хуҗалык җитәкчесе Минталип Минеханов, «Гигант» ҖЧҖ директоры Риф Имамов, «Ярыш» авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Рәсим Шәйхәттаров, Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Марат Сафин һәм башкалар бар. Иң зур рәхмәтебез районыбыз башлыгы Фаил Мисбахович Камаевка, ул “Якты юл”(Светлый путь)ны 100 дән артык мөмкинлекләре чикле райондашларыбызга яздырып бүләк итте. Шулай ук районыбыз мәктәпләренә, авыл җирлекләре советларына газетабызны яздыруда булышкан өчен зур рәхмәтлебез. “Якты юл”(Светлый путь) газетасы районыбыз сулышы, анда иң төгәл, дөрес мәгълүмат.
Рөстәм Зәкиев, баш мөхәррир.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев