18 апрель 2022 яңалыклары
-
Утыртырга бәрәңгегез әзерме?
Орлыкка дигән бәрәңгене утыртырга 25-30 көн кала җылылык 18 градустан да ким булмаган якты урынга шыттырырга куегыз. Аларны тартмаларга салып, өсте-өстенә өеп куярга да мөмкин. Тик шуны искә алыгыз: бәрәңге торган урында һава температурасы төнлә 6 градустан да төшмәскә тиеш. Болай эшләсәгез, бик иртә бәрәңге ашарсыз. “Язның бер көне елны туйдыра” дигән вакытны бакча тотучылар бик яхшы аңлый. Май башында, кагыйдә буларак, барлык “төп” яшелчәләр – бәрәңге, кишер, суган, чөгендер утыртыла.
-
Файдалы да , күңелле дә булды
Боерган авылының "Акчарлак" мәдәни ял үзәгендә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы кысаларында әдәби- тематик кичә уздырылды.
-
Кызыклы чара үтте
Галәм үзенең масштабы һәм бөеклеге белән таң калдыра һәм үзенә тартып тора. Космонавтика көне уңаеннан Татарстан поселогы китапханәсендә «Марс планетасын өйрәнәбез» исемле күргәзмә ачылды.
-
Сак булыгыз, тычкан бизгәге!
Язгы айларда кешеләргә бөер синдромлы геморрагик бизгәк белән зарарлану куркынычы арта. Вирусны тычканнар тарата: бу чир белән кимерүчеләр, аларның калдыкларына кагылып, инфекцияле азык-төлек кулланып, тузан йотып, пычрак кул белән тәмәке тартып та зарарланырга мөмкин. Бу куркыныч чирне йоктырмау өчен берничә киңәш тәкъдим итәбез.
-
Татарстанның якынча 19 мең гражданы үзенең булачак пенсиясе турында хәбәрнамә алды
2022 елдан Пенсия фонды гражданнарга картлык буенча иминият пенсияләре һәм пенсия тупланмаларына хокуклары турында актив мәгълүмат бирә. Хәбәрнамәләр 45 яшьтән өлкәнрәк ир-атларга һәм 40 яшьтән узган хатын-кызларга дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка җибәрелә, алга таба мәгълүмат өч елга бер тапкыр киләчәк.
-
Электрон имзаны (КЭП) ничек бушлай алырга?
Теләсә кайсы салым органына мөрәҗәгать итеп квалификацияле электрон имзаны (КЭИ) русчалатып эйткәндә "квалифицированная электронная подпись" (КЭП) бушлай алырга мөмкин дип хәбәр итәләр Федераль салым хезмәтенең районара инспекциясеннән.
-
Өстәмә түләүләр саклап калыначак
Туендыручысын югалту яки инвалидлык буенча пенсия ала торган балигъ булмаган балалар җәйге каникуллар вакытында эшкә урнашса, эшләү дәверендә алар социаль өстәмә түләүләрне алуын дәвам итә алачак. Россия Президенты Владимир Путин шундый документны имзалады. Закон хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.