17 июль 2019 яңалыклары
-
Сөтне кем аз сава?
Республикада 2019 елның беренче яртысында иң аз сөт савучы районнар аталган.
-
Диспансеризация үтү өчен көн бирелә
Россиядә тагын бер ял көне барлыкка килергә мөмкин.
-
КАМАЗ ялда
КАМАЗ 15 июльдән үз хезмәткәрләрен корпоратив отпускка җибәрде.
-
Комбайннарның әзерлеген тикшерделәр
Урып-җыю кампаниясенә әзерлек кысаларында, районның барлык сигез авыл хуҗалыгы предприятиесендә дә техника мәйданчыгында комбайннар парады узды.
-
Тизлек арттырырга яраткан
Башкортстанда әйләнгән автобус йөртүчесе тизлекне арттырган өчен 18 мәртәбә җаваплылыкка тартылган булган.
-
Гаепсезләр зыян күрде
Якшәмбе көнне районда ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде.
-
Яңа проект
Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча грант бирүнең яңа проектын эшләтеп җибәрәчәкләр.
-
«Ак калфак» Тукай җирендә
Тукай районы «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләрен кабул итте. Өч көн дәвамында «Киләчәге бар милләт без – шәхесләргә бай милләт» исемле чираттагы күчмә утырышка Франция, Латвия, Белоруссия, Казахстан илләреннән, Россия төбәкләреннән, республика районнары һәм шәһәрләреннән 150 хатын-кыз килде. Делегация районның данлыклы тарихы, танылган шәхесләре белән таныша. Тукай районы күпмилләтле. Биредә һәр халык үз гореф-гадәтләрен, милли традицияләрен саклап яши. Зур индустриаль шәһәр яны районы булса да, авылларыбыз татар халкының бай мирасын саклап, яшь буынны тәрбияләүдә аларга таянып яши. Тукайлыларның бөтен дөньяга күрсәтер, танытыр милли хәзинәләре дә җитәрлек.
-
«Балкыш»та яңа смена
Иске Дөреш авылында урнашкан «Балкыш» лагере базасында 18 июльдән яңа смена ачыла. Ул сәнгать-эстетика юнәлешендә эшләячәк.
-
Шикәр бәясе төште
Россия шикәр җитештерүчеләр берлегенең идарә рәисе Андрей Бодин моны җәйге ай өчен типик булмаган күренеш дип атады.
-
Тугызынчы сыйныфны тәмамлаган 240 укучы аттестатсыз калган
Алар кабаттан имтиханнарны сентябрьдә тапшырачак.
-
Бабайлар әйткән : “Хезмәт ит тә мактан, уйнап көл дә шатлан”,- дигәннәр
Һава торышы.