Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Гаепсезләр зыян күрде

Якшәмбе көнне районда ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде. 

Көндезге сәгать 2 тулгач Яр Чаллы – Яңа поселогы юлында ике җиңел автомобиль бәрелеште. «Лада Гранта» машинасы руле артына утырган 27 яшьлек ир-ат тизлекне тиешледән арттыра һәм идарә итүне югалтып каршы юнәлештәге полосага чыга. Анда каршыга килүче «Рено Логан» белән бәрелешә. Әлеге автомобильдә шулай ук 27 яшьлек хатын-кыз була. 
Авариядә гаепле ир-атның йөртү стажы нибары өч ел. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 2018-2019 елларда 27 мәртәбә административ җаваплылыкка тартылган. Икенче йөртүче исә кагыйдәләрне ике елда бер мәртәбә дә бозмаган. Ләкин һәлакәттә нәкъ менә аның сәламәтлегенә зыян килә. Баш җәрәхәтләре алган бу йөртүчене ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы БСМПга алып китә. 
Төнге сәгать 11 тулгач исә юл-транспорт һәлакәте «Татарстан» совхозы поселогы – Казиле – Иске Абдул юлында килеп чыга. «Ягодка» бакчачылык ширкәтеннән чыккан «Лада Калина» автомобиле руле артына утырган 30 яшьлек хатын-кыз борылышта тизлек режимын сакламый. Шулай ук идарә итүне югалтып, юл кырыена төшеп китә. Машинада барысы дүрт кеше була. Йөртүчедән кала тагын ике хатын-кыз төрле имгәнүләр алып больницага озатыла. 20 яшьлек пассажир ир-егеткә зыян килми. 

Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев