Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Комбайннарның әзерлеген тикшерделәр

Урып-җыю кампаниясенә әзерлек кысаларында, районның барлык сигез авыл хуҗалыгы предприятиесендә дә техника мәйданчыгында комбайннар парады узды.

Урып-җыюда катнашачак һәрбер комбайн район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендәге комиссия тарафыннан җентекләп тикшерелде. Иң беренче чиратта комбайннарның герметиклыгы – бункерлардан бөртекнең коелу-коелмавы каралды. Аннары техник торышны күзәтү идарәсеннән рөхсәт кәгазьләре барланды, кабиналардагы тәртип, куркынычсызлык чаралары (сигнал бирү җайланмасы, ут сүндергеч булу, фараларның төзеклеге) тикшерелде. Шулай ук комбайннар белән килгән янгын сүндерү машиналарының торышына, механизаторларның өстендә махсус форма булуына игътибар ителде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Хәсәновның сүзләренчә, быел сигез хуҗалыкның да әзерлеге югары дәрәҗәдә. Моны исәпкә алып, комбайнчыларга һәм аларның ярдәмчеләренә урында ук премияләр тапшырылган. 
2019 ел уңышын җыюга әзерлек буенча авыл хуҗалыгы оешмалары арасында конкурс кысаларында җомга көнне районга башкаладан комиссия килә. Ул район хуҗалыкларында, комбайннардан тыш, ашлык складларының, ашлык киптерү җайланмаларының, ашлык чистарту машиналарының төзеклеген, шулай ук тракторларның һәм тагылма агрегатларның туфрак эшкәртүгә әзерлеген, хезмәтне саклау кагыйдәләренең үтәлешен тикшерәчәк. 
Белгечләр фаразлавынча, урак июль ахырында башланыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев