16 апрель 2022 яңалыклары
-
Яшьләр үзәгенә исем табыйк
Тукай районында тиздән яңа яшьләр үзәге булачак. Бүгенге көндә бу үзәкнең концепциясе төзелгән. Киләчәктә әлеге заманча бина нәкъ менә үзебезнең иҗади яшьләрнең күмәк җыелу урыны итеп күзаллана.
-
«Сыерчыгым, рәхим ит!»
«Якты юл»(Светлый путь) газетасы редакциясе малайлар – кызлар арасында «Сыерчыгым, рәхим ит!» исемле иң матур сыерчык оясы ясаучыга бәйге игълан иткән иде. Инде беренче фотосүрәтләр дә безгә килеп иреште. Без сездән үзегез ясаган сыерчык ояларын фотосүрәткә төшереп безнең электрон адреска yakti.ul76@gmail.com га җибәрергә сораган идек. Конкурс 28 апрельгә кадәр дәвам итә. Җиңүчеләргә бүләкләр әзерләдек. Бүген сезнең игътибарга Күзкәй урта мәктәбеннән 8 сыйныф укучысы Айгөл Яковлеваның, Иске Дөреш мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Анастасия Холматова һәм Иске Абдул урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Вахитов Ренат, аның сеңлесе 1 сыйныф укучысы Вахитова Риана. эшләрен тәкъдим итәбез.
-
Җиләк тәрбия ярата
Мул уңыш аласы килгән бакчачы җиләк куакларына аерым тәрбия кирәген яхшы белә.