16 март 2012 яңалыклары
-
Укытучыларның җәмәгать тыңлаулары
21 март көнне 13.00 сәгатьтә район башкарма комитетының утырышлар залында "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында акчалата бүләккә дәгъва кылучы укытучыларның җәмәгать тыңлаулары уза.
-
Бездәге тикшерү бүлмәләрендә ничек?
Казанның "Дальний" полиция участогында булган куркыныч хәлләр җәмәгатьчелектә зур кайтаваз тапты. Татарстандагы барлык полиция участокларына да видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылырга тиеш. Әлеге җәһәттән "Якты юл" газетасы хезмәткәрләре, район эчке эшләр бүлегендә кулга алынучыларны тоту, алардан сорау алу, тикшерү үткәрү шартлары белән кызыксынып, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итте. Район эчке эшләр...
-
Авыл яшь белгечләрне көтә
Аграр югары уку йортын тәмамлап, юллама белән авыл хуҗалыгына эшкә килгән яшь белгечләргә 100әр мең сум акча түләнәсен хәбәр иткән иде әлеге вузлар студентлары һәм укытучылары белән очрашуда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Әгәр яшь белгеч техникум тәмамлаган икән, аңа берьюлы 50 мең сум акча түләнәчәк. Моннан...
-
Могҗизаны янәшәбездәге кешеләр тудыра
Ул үстергән кыярларны шәһәр халкы һәрчак көтеп ала, түтәлдән җыеп килүгә көне-сәгате белән алып та бетерә. Хикмәт шунда, элек-электән үзебезнең бакчаларда үскән, кисеп җибәрүгә хуш исе бүлмәгә тарала торган тәмле "чын" кыярлар үстерә Ринал Идкаев. 12 ел инде аның крестьян-фермер хуҗалыгы теплицада "кураж" сортлы кыярны күпләп җитештерү белән шөгыльләнә. Тәмле...