Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл яшь белгечләрне көтә

Аграр югары уку йортын тәмамлап, юллама белән авыл хуҗалыгына эшкә килгән яшь белгечләргә 100әр мең сум акча түләнәсен хәбәр иткән иде әлеге вузлар студентлары һәм укытучылары белән очрашуда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Әгәр яшь белгеч техникум тәмамлаган икән, аңа берьюлы 50 мең сум акча түләнәчәк. Моннан...

Аграр югары уку йортын тәмамлап, юллама белән авыл хуҗалыгына эшкә килгән яшь белгечләргә 100әр мең сум акча түләнәсен хәбәр иткән иде әлеге вузлар студентлары һәм укытучылары белән очрашуда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Әгәр яшь белгеч техникум тәмамлаган икән, аңа берьюлы 50 мең сум акча түләнәчәк. Моннан тыш, яшь белгечкә төп хезмәт хакына өстәп ай саен 5әр мең сум акча түләнә. Шулай ук авылда эшләүче яшь белгечләрне торак белән ташламалы тәэмин итү программасы эшли. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының "Эш башлаучы фермер" максатчан программасы нигезендә крестьян-фермер хуҗалыгы төзеп, грант алу мөмкинлеге бар. Бу эшне башлаганда җир, терлек, техника, чәчүлек орлык белән ярдәм итү карала, дип хәбәр иттеләр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуќалыгы