Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Могҗизаны янәшәбездәге кешеләр тудыра

Ул үстергән кыярларны шәһәр халкы һәрчак көтеп ала, түтәлдән җыеп килүгә көне-сәгате белән алып та бетерә. Хикмәт шунда, элек-электән үзебезнең бакчаларда үскән, кисеп җибәрүгә хуш исе бүлмәгә тарала торган тәмле "чын" кыярлар үстерә Ринал Идкаев. 12 ел инде аның крестьян-фермер хуҗалыгы теплицада "кураж" сортлы кыярны күпләп җитештерү белән шөгыльләнә. Тәмле...

Күпләрнең теленә кергән бу яшелчәчелек хуҗалыгы шәһәр ыгы-зыгысыннан шактый читтә, районның иң матур авылларыннан берсе - Кызыл Байракта урнашкан. Хуҗа белән якыннанрак танышып, хәл-әхвәл сорашканнан соң, ул мине ямьле җәй патшалыгына - горурлыгы һәм мактанычы, соңгы елларда яшәү рәвешенә әйләнгән теплицасына чакыра. Ишектән керү белән йөзгә дымлы кайнар һава бөркелә: рәт-рәт тезелеп киткән буразна-түтәлләрдә махсус җепләр буйлап югарыга үрмәләгән кыяр үсентеләре инде 4әр яфрак чыгарырга өлгергән, махсус тартмаларда помидор, татлы борыч үсентеләренең дә сабаклары көчле, күбесе инде чәчәккә бөреләнеп килә. Түрдәге термометрга күз төшерәм: 30 градус җылы күрсәтә. "Тамырлары берегеп, ныгып киткәнче көндезләрен 1-2 атна шушы температураны сакларга тырышам, төнгә җылылык бирүне бераз киметәм. Җылылык дигәннән, теплицадагы торбалар тулысынча газга көйләнгән. 10 ел элек бу авылга газ кергән вакытта ук тиешле диаметрдагы торбаларны үткәреп-көйләп куйган идем. Аңа кадәр 1-2 ел "буржуйка" куеп, шушы зур теплицаны көне-төне утын ягып җылыткан чаклар да булды. Кыяр үстерүнең мәшәкате санап бетергесез бит аның, 12 ел дәвамында яшелчәче-агроном тәҗрибәсен тупладым дисәм дә була", - ди Ринал елмаеп һәм үзе дә сизмәстән кабаттан яраткан темасына күчә. Хәер, минем үземә дә бик кызык бу өлкә. "Кыяр үсентеләрен брикетлардан түтәлгә күчергән чорда теплицадагы җылылыкның урамдагы яктылык-караңгылык белән тәңгәл килүе бик мөһим. Бу чорда һава температурасының аз гына тибрәнүен дә авыр кичерә кыяр үсентесе. Авыруларга бирешмәсеннәр өчен дә, төрле үзгәрешләрдән стресс кичермәсеннәр өчен дә үз сере, үз алымнары. Температура режимын да, су сибү эзлеклелеген дә, яктылык бирүне дә (теплица түшәмендә меңләгән яктырткычлар) һәрдаим контрольдә тотарга кирәк. Елның теләсә-кайсы фасылында тәүлек буе шушында инде мин. Шулай карамасаң, алга таба югары уңышка өмет итеп булмый." Әйе, һөнәри дәрәҗәдә кыяр үстерү өчен гади теләк кенә җитми, максатчанлык та, үҗәтлек тә, гаиләңнең ярдәме дә кирәк. Соңгы елларда энесе дә кызыксынып шөгыльләнә башлаган. Ике ел элек аңа да шушы авылда җир алып, шундый ук мәйданда теплица ясаганнар." "Бергә-бергә барыбер җиңелрәк. Чиратлап шәһәргә гаилә янына кайтып килү мөмкинлеге дә бар," - ди Ринал Тәфкил улы.

Ә яшелчәчелек белән шөгыльләнә башлавы аның балачак хыялыннан бигрәк тормыш таләбе булган. Хәер, бүген ул үзенең тормышын теплицасыннан башка күз алдына да китерә алмый. Төп һөнәре буенча педагог ул. Волгоград физкультура институтының Чаллыдагы филиалын тәмамлаган егет берничә ел мәктәптә физкультура укытып карый, ләкин хезмәт хакы гаиләсен туйдырып, очын-очка ялгарга да җитми. Шундый көннәрнең берсендә әтисе Тәфкил абый яшьләрне Туймазы яшелчәчелек хуҗалыгына сезонлы эшкә җыялар икән дигән хәбәр алып кайта. Бергәләп киңәш тотканнан соң Ринал тәвәккәлләп юлга кузгала. Бер сезон эшләү дәверендә кыяр-помидор үстерүнең бөтен серләренә төшенә, теплица корырга өйрәнә ул һәм, иң мөһиме, Башкортстаннан анык фикер белән кайта: ул яшелчә үстерәчәк. Кызыл Байрак авылында йорт-җир сатып алырга да, улларының изге ниятен тормышка ашырырга да булыша әти-әнисе. Шулай итеп 25 сутый бәрәңге бакчасы теплица хуҗалыгына әйләнә.Тик түтәлләрдәге туфракны бүгенге мамык кебек йомшак, төрле файдалы элементларга баетылган хәленә җиткергәнче шактый хезмәт куярга туры килә Идкаевларга: беренче елда ук 20ләп машина тирес кенә кертәләр. Һәм 12 ел дәвамында ел саен шушы мәшәкатьләр кабатлана. Көздән туфракны тукландыралар, язын Туймазыга анализга алып барып кайталар, орлыкларны да бары тик үзәкләштерелгән "Гавриш" фәнни фирмасыннан гына кайтарталар. Шуңа күрә нәтиҗәләр дә тотрыклы.

Узган язгы-көзге чорда "Идкаев" крестьян-фермер хуҗалыгы 70 тонна кыяр үстереп сатты. Иң мөһиме шунда: шәһәр кибетләрендә чит ил кыярлары ел әйләнәсе сатуда булуга карамастан, бу фермерның кыярларына ихтыяҗ һәрвакыт зур. "Тозларга да, салатка да менә дигән, шыгырдап тора безнең кыярлар, кабыгында әчесе дә юк, үзләре бер тигезлектә, карап торуга ук күркәм. Март азагында беренче уңыш өлгерә, үзегез килеп күрерсез", - дип елмаеп озатып калды Ринал Тәфкил улы Идкаев.

Урамда - чыгуга ук куырып ала торган салкын кыш, термометр 17 градус салкынны күрсәтә. Ә Ринал Идкаевның бакчасында 3500 кыяр үсентесе гөрләп үсә. Могҗиза түгелмени! Ә могҗиза үзеннән-үзе барлыкка килми, аны янәшәбездә яши торган кешеләр, Ринал кебек максатчан, уңган ир-егетләр тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: крестьянфермер хуќалыклар теплица тепличное хозяйство