15 май 2013 яңалыклары
-
Күзкәй мәктәбендә көтеп алынган ремонт
Күзкәй урта мәктәбендә гыйнвар аеннан бирле бер туктамый төзекләндерү эшләре бара. Бу - районыбызда капиталь ремонт программасы буенча яңартыла торган 4 белем йортының берсе. Биредә яңа пластик тәрәзәләр куелды, эчке һәм керү ишекләре алмаштырылды, канализация челтәрләре яңартыла. Бүгенге көндә төзүчеләр мәктәпнең 1393 квадрат метр мәйданны биләгән түбәсен ябалар, эшнең яртысы...
-
Иске Байлар кызы Алисә – фәнни тикшеренүче
Шушы көннәрдә Күзкәй урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Алисә Шакирова "Мин - тикшеренүче" дип исемләнгән Идел буе яшүсмерләр фәнни-тикшеренү конференциясендә катнашып, 3 дәрәҗә дипломга лаек булды.
-
Депутат ярдәмчесе кабул итә
18 майда, шимбә көнне, 9.00дан 10.00 сәгатькә кадәр район хакимияте бинасының 116нчы бүлмәсендә (адресы: Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил проспекты, 46нчы йорт) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Роберт Миннегалиевның ярдәмчесе Эмиль Хәйретдинов сайлаучыларны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 70-37-82.