14 октябрь 2020 яңалыклары
-
«Tatar сүзе» бәйгесен оештыручылар татар шигъриятенә кызыксыну уятырга тели
Бәйгенең икенче турына үтүчеләр өчен Казан театрлары артистлары нәфис сүз осталыгы буенча мастер-класс оештырачак.
-
Агач та юк, машина да...
9 октябрь көнне кичке сәгать 4 тулгач Яр Чаллы – пионер лагерьлары юлында алкоголь кулланып руль артына утыру белән бәйле чираттагы юл-транспорт һәлакәте теркәлә.
-
Һөнәр генә түгел, табигый сәләт
«Балалар төрле, ләкин алар барысы да бертөрле. Сез гомерегезне аларны тәрбияләүгә һәм укытуга – шушы катлаулы хезмәткә багышлагансыз. Һәм, бернигә дә карамый, сез сайлаган хезмәтегезне сыйфатлы итеп башкарырга тиешсез. Безнең район укытучылары бу яктан сынатмыйлар һәм киләчәктә дә республика мәгариф системасында педагогларыбыз иң яхшылар рәтендә булыр дип ышанам», – диде район башлыгы Фаил Камаев Укытучылар көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы кичәдә.
-
Дым саклау ысулы
Басуларны туңга сөрүгә районда техника потен-циалының 68 проценты җәлеп ителгән.
-
Киләсе ел уңышы өчен
Быел көзге культуралар бөртеклеләрнең 29 процентын алып тора. Алар 12566 гектар мәйданда чәчелде.
-
Шойгудан – медаль!
Һәр солдатка да Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгудан медаль бирелмидер, мөгаен. Ә менә безнең районның Борды авылы егете Әмирхан Галиевка шундый бәхет елмайды. Хәрби хезмәттә югары күрсәткечләргә ирешкәне һәм армиядә хезмәт иткәндә күрсәткән батырлыгы өчен ул II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.
-
Көзге кыр эшләре тәмамлана
Район кырларында шикәр чөгендере алу, кукуруз уру, туфрак эшкәртү кебек көзге эшләр тәмамланып килә.
-
Икенче икмәкне – кулланучыга
Крестьян-фермер хуҗалыклары бәрәңге алуны тәмамлады.
-
Яңа объект
15 октябрьдә Ильбухтино авылында яңа мәдәният йорты ачылачак.