Якты юл
  • Рус Тат
  • Агач та юк, машина да...

    9 октябрь көнне кичке сәгать 4 тулгач Яр Чаллы – пионер лагерьлары юлында алкоголь кулланып руль артына утыру белән бәйле чираттагы юл-транспорт һәлакәте теркәлә.

    «Киа-Спектра» автомобиле Чаллыдан пионер лагерьларына таба хәрәкәт итә. Руль артында 33 яшьлек ир-ат була. Ул тизлек режимын сакламый. Идарә итүне югалтып, юл кырыена төшеп әйләнә һәм агачка бәрелә. Машина нык җимерелә.
    Авариядә йөртүче үзе дә, аның 33 яшьлек пассажиры да күпләгән сыну җәрәхәтләре, баш мие имгәнүләре ала. Урынга килгән ЮХИДИ инспекторлары машина йөртүченең исерек булуын билгели.

    / Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: