Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Шойгудан – медаль!

Һәр солдатка да Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгудан медаль бирелмидер, мөгаен. Ә менә безнең районның Борды авылы егете Әмирхан Галиевка шундый бәхет елмайды. Хәрби хезмәттә югары күрсәткечләргә ирешкәне һәм армиядә хезмәт иткәндә күрсәткән батырлыгы өчен ул II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.

Людмила һәм Илһам Галиевлар – күп балалы гаилә. Әмирхан алты баланың иң олысы. Иң кечкенәсенә ике ай. Галиевлар Борды авылына Алабуга шәһәреннән күченгәннәр. Ул вакытта Әмирханга ике яшь булган. Әмирхан Борды мәктәбенең тугыз сыйныфын тәмамлаган. Яр Чаллы педагогия колледжының кулланма информатика факультетына, аннары педагогия университетының шул ук факультетына укырга кергән. Биредә бер ай укыганнан соң, хәрби хезмәткә чакырып повестка килгән. 
– Мин армиягә барыргамы, бармаскамы дип икеләнеп тормадым. Әти белән әни безгә дөрес тәрбия бирделәр, хәрби хезмәтнең мөһимлеген аңлаттылар. Әтием дә Казандагы эчке гаскәрләрдә контракт буенча хезмәт иткән, хәзер полициядә эшли. Аның юлыннан барасым килә, шуңа күрә армиядә хезмәт итү миңа бик кирәк иде, – дип сөйли Әмирхан. 
«Алты баланың бишесе малайлар. Ә аларга, кагыйдә буларак, ир-ат тәрбиясе кирәк. Әтиләре аларны баштан ук каты тотты, – дип сөйли Әмирханның әнисе Людмила Анатольевна. – Мәктәптә укыганда ук әтиләре белән иртән сәгать алтыда йөгерергә чыгалар, аннары, иртәнге ашны ашап, мәктәпкә баралар иде. Без гел әйтә килдек: сез безнең янда 18 яшькә кадәр генә, аннары армиягә барасыз дип». 
Башта Әмирхан Мәскәү өлкәсенең Таман дивизиясендә хезмәт итә. Пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итүчеләр бүлекчәсе формалашуын күреп, һава разведкасы белән кызыксына башлый. Һәм, озак уйлап тормыйча, бу бүлекчәдә хезмәт итү турында өч еллык контракт төзи. Аннары ул дүрт ай дәвамында Коломна шәһәренең уку-укыту үзәгендә белем ала.
– Уку җиңел булмаса да, дәресләр минем өчен бик мавыктыргыч иде. Программист белемем дә ярдәм итте. Пилотсыз очу аппаратлары белән эшләүчеләрнең хезмәте миңа бик кызыклы тоелды, – дип сөйли Әмирхан.
Аннары Әмирханны, пилотсыз очу аппаратлары буенча белгеч буларак, Сирия Республикасына җибәрәләр. Һава разведкасында ул дошман формированиеләренең урнашу урыны һәм күчүе турында хәбәр җиткереп тора. «Бу эштә үҗәт булырга, үз сүзеңдә тора белергә кирәк», – дип сөйли Әмирхан. Хәрби хезмәттәге кыюлыгы, батырлыгы өчен егет «Сириядә хәрби операцияләрдә катнашучы», II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнә. Шулай ук Әмирханның 2018 елда алган сугышчан хәрәкәтләр ветераны таныклыгы да бар. 
– Минем өчен алар медальләр генә түгел, ә хезмәттәшләр, хәрби операцияләр турында истәлек. Һәр медаль хатирәләр белән кадерле, – ди Әмирхан Галиев.
Әмирхан бик максатчан егет. Ул тормышта үзенә нәрсә кирәген ачык белә. Хәзерге вакытта ул педагогия университетында читтән торып укуын дәвам итә, дүртенче курс студенты. 
– Минем офицер буласым килә, аның өчен миңа югары белем кирәк. Хәзерге вакытта мин патруль-пост хезмәтендә эшлим, җәмәгать тәртибен саклыйм. Үзеңнең кешеләргә кирәклегеңне аңлау алга таба эшләргә, яшәргә көч бирә, – ди Әмирхан. 
Галиевлар гиаләсе бик дус, тату. Балалар кечкенәдән хезмәт тәрбиясе белән үсә. Олылары кечеләрен карый, әти-әниләренә мал карарга, печәнен, фуражын алып кайтырга булышалар. Педколледжда укыганда Әмирхан һәр көнне инвалид энесен шәһәргә махсус мәктәпкә йөрткән. 
«Армиядә хезмәт итмәгән иптәшләреңә син нинди киңәш бирер идең?» – дигән сорауга Әмирхан: «Армиядә хезмәт итү – Ватан алдындагы бурыч кына түгел, һәр ир-атның бурычы. Намус белән хезмәт итәргә, армиядә булуың белән горурланырга кирәк. Хәрби хезмәттә алган күнекмәләрне тормышта куллана белү мөһим. Мин әле армиягә кадәр үземнең киләчәгемне күзалламый идем, хәзер нәрсә эшләячәгемне төгәл беләм».
Киләчәктә Әмирхан балигъ булмаганнар белән эшләүче инспектор булырга тели. Тагын бер серен чиште Әмирхан: «Әгәр бер ел эчендә өйләнмәсәм, яңадан хезмәт итәргә китәм. Кешеләргә ярдәм итәсем, үземне файдалы итеп тоясым килә», – диде ул. 
Мондый егетләр белән ничек горурланмыйсың?!. Әмирханга киләчәктә уңышлар юлдаш булсын. Лаеклы тәрбия биргән әти-әнисенә – Людмила һәм Илһамга олы рәхмәт. Безнең герой районның барлык егетләренә үрнәк. 

/ Фото Әмирхан Галиевтан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев