14 март 2015 яңалыклары
-
Тукай районы язучысы Рәзинә Сәетгәрәеваны күршеләребез дә хөрмәтли (фото)
Шушы көннәрдә Түбән Кама районының Ташлык мәдәният йортында "Теләкләрнең сезгә иң җылысы" дип аталган әдәби-музыкаль кичә узды. Әдәбият елы уңаеннан бәйрәм кичәсенә кунакка - Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Рәзинә Сәетгәрәева да чакырулы иде. Әлеге очрашу шигърият сөйгән асыл затларыбызга, әдәбият дөньясына зур шәхесләр биргән авылдашларыма менә дигән зур...
-
Тукай районы Казиле авылыннан ирле-хатынлы Абрамовлар: 60 ел бергә!
Казиле авылында яшәүче Василий дәдәй белән Лизия апа Абрамовлар акрын гына инде алтмыш елдан артык бергә гомер итәләр. Шул уңайдан Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова, район ЗАГС бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина белән бу матур парны котларга бардык. Безне алар якты йөз, тәмле сүз белән каршы алдылар.
-
Тукайлылар җир өчен салымны аның кадастр бәясеннән түләячәк
Билгеле булганча, агымдагы елның беренче гыйнварыннан җир өчен налог җир участогының кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә башлады. Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе белгече Айдар Асадов белән шул хакта сөйләштек.
-
Тукайлыларны татар теленең, авыл мәктәпләренең киләчәге борчый
Һәркемгә үз туган теле бик якын. Минем өчен дә татар теленнән дә кадерле, аһәңле тел юк сыман. Туган тел! Колакка ятышлы, ерак гасырлардан килгән ата-бабаларыбызның теле ул. Районыбызга мәгариф министры Энгель Нәвап улы килеп киткәч, тагын бер тапкыр уйга калдым. Мәктәпләрдә укучылар саны аз дип, аларны кыскарта башласалар, укыту татар...