Тукай районы Казиле авылыннан ирле-хатынлы Абрамовлар: 60 ел бергә!
Казиле авылында яшәүче Василий дәдәй белән Лизия апа Абрамовлар акрын гына инде алтмыш елдан артык бергә гомер итәләр. Шул уңайдан Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова, район ЗАГС бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина белән бу матур парны котларга бардык. Безне алар якты йөз, тәмле сүз белән каршы алдылар.
Өйгә килеп керү белән ниндидер тынычлык, яктылык, җылылык сизелә. Гаилә башлыгы белән хуҗабикәнең дә безне кайгыртып каршы алуы, инде күптәннән белгән танышлары кебек хәлләребезне сораша башлаулары күңелгә сары май булып ятты. Күренеп тора, бу өйдә бер-берсен хөрмәтләү, тормыш кадерен белү, кыскасы, җылы мөхит хөкем сөрә. Тамара Ивановна белән Эльвира Ринатовна район хакимияте исеменнән Абрамовларны гаилә бәйрәмнәре белән җылы котладылар, үзләре кебек үк тырыш балалар үстерүләреннән, бүгенге көндә онык-оныкчыклар рәхәтен күреп яшәүләренән соклануларын белдерделәр. Хуҗабикәнең җылы сүзгә күңеле тулды, ягымлы күзләрендә яшь бөртекләре чалынды.
- Безне шулай олылап, хөрмәтләп килгәнегез өчен мең рәхмәт сезгә. Үзегезне дә шулай кадерләсеннәр, - диде Лиза апа. Шуннан соң матур, күркәм тормышларының асылы турында сөйләп китте.
- Тату яшәү кагыйдәләре бик гади: бер-береңне тыңлап, кирәк чакта юл куеп, үз горурлыгыңны бераз тыеп, йөрәгеңне тыңлап яшәргә кирәк. Миңа 19, Василийга 23 яшь чагында 1954 елның 16 февралендә Новотроицкое авылында язылыштык. Аллага шөкер, шул гомер эчендә 3 ул, 1 кыз үстердек. Инде оныкларыбыз, оныкчыкларыбызга куанып гомер итәбез. Бер өйдә җыелганда үзебез генә 32 кеше булабыз. Оныкларыбызның балаларын күргәч, күңел сөенә. Кунакка кайтканда, өй аларның шат тавышлары белән тула: кечкенәләре бииләр, җырлыйлар. Аларны күзәтеп утыруы гына да җаннарыбызга рәхәтлек өсти, дәва сеңгән шикелле була, - дип сөйләп китте әңгәмәдәшем. - Мин үзем тумышым белән Сарман районы Түбән Чыршылы авылыннан. Ә Василий ул Зәй районы Поповка авылында туган. Ләкин анда озак яшәргә туры килмәгән аларга. Төрле сәбәпләр аркасында монда күченеп килгәннәр. Оста гармунчы ул минем Василий! Шунда клубта гармун сайратып утырганда күреп алдым мин аны, ул да мине шунда ошаткан икән. Шуннан соң озак йөрмәдек, өйләнешеп тә куйдык.
Яшьлек еллары ачы сугыш чорына туры килә...
Менә шулай башланып китә аларның матур мәхәббәт тарихлары. Бергә күпме гомер үтелә, күпме шатлык-борчуларны бергә бүлешәләр алар. Әле бит илдә сугыш арты еллары гына... Үзең өчен, илең, балаларың өчен эшлисе дә эшлисе була! Сугыш елларын бик авырлык белән искә алды Василий Семенович.
- Мин үзем инде 9 яшьтән бирле эшли башладым. Сугыш башланганда, миңа 11 яшьлек яшүсмер малайга, гаилә башлыгы булып калырга туры килде. Әтине 1941 елның июль аенда сугышка алдылар. Ул вакытта мин эштә, басуда печән җыеп калдым. Шуннан соң аны күрергә насыйп булмады инде... Хәбәрсез югалган дигән кара кәгазь генә килде. Мин 4 сыйныфны тәмамладым да, аннары исә укып та булмады. Менә син, кызым, нинди эшләрдә эшләдегез дип сорадың. Нинди эштә эшләмәдегез дип сорасаң, дөресрәк булыр ул! Илдә сугыш барганда басу-кырларда сәнәк, тырма белән дә эшләдек, «Барысы да форонт өчен» дигән шигар бар иде! Аннары исә үскән саен, эшнең дә җаваплырагын бирә башладылар - ат бирделәр, шул ат белән арыш урып йөрүләремне хәтерлим. Үзем кечкенә генә, буем да юк. Уйлап-уйлап торам да, кайдан көч алдым микән дим бүген. Туйганчы ашарлык ризыгы да юк бит әле аның. Төрле атлы эшләрдә йөрдем. Аннары исә мине Алабугага тракторчылар әзерли торган курсларга җибәрделәр. Колхозда озак кына су, ягулык ташый торган машиналарда эшләдем. Ә кыш көннәрендә исә мал-туарга азык ташыдык, ремонт эшләрендә булдык. Хәзер исә болар барысы да төш кебек кенә... - ди Василий дәдәй, хатирәләрен яңартып.
- 1946 елларда сугыштан кайткан Галимулла абый белән малларга азык ташыйбыз. Атларга түгел, үзебезгә ашарга да бер телем икмәк юк. Атлар хәлсезләнеп авалар... Шуннан соң Казаннан, Бөгелмәдән төрле әйберләр ташырга үгезләрне, сыерларны җигәргә өйрәттек. Бөгелмәгә 3-4 көн, Казанга исә 7-8 көнләп бара торган идек. Моннан чыгып киткәндә, малларны ашатырга печән төяп чыгып китәбез, кайтканда исә йөк төяп кайтабыз. Нинди генә җирдә, кемнәрдә генә кунарга туры килмәде. Хуҗалар, җәлләп, бер телем ипи, әзрәк ашарга бирәләр иде. Ул ипекәйнең тәмлелекләре әле дә хәтердән чыкмый... Көн дими төн дими гел эштә булдык инде...
Хәтер йомгагын бергәләшеп сүтә бардык без Василий Семенович белән. Аның сөйләгәннәрен тын да алмыйча, сәгатьләр буе тыңлап утырырга әзер идем мин. Хуҗадан армия сафларында хезмәт итүе турында да кызыксындым.
- 1950-53 елларда, артиллериядә хезмәт иттем. Харбин, Владивосток, Порт-Артур шәһәрләрендә булырга туры килде. Хәзер егетләр нишләптер армия хезмәтеннән куркалар, качып йөрүчеләр дә ешайды. Инде бер ел гына солдатта булырга, алай да төрле сәбәпләр табып, качып йөрүне хуп күрәләр. Безнең буыннар бөтенесе дә 3 елдан артык армиядә хезмәттә булды бит! - дип ачынып әйтте әңгәмәдәшем. - Армиядән соң туры авылыма кайттым. Хезмәтемне тугры дәвам иттем, хезмәт алдынгысы идем, партиягә кабул иттеләр. Шуннан соң 24 ел буе партия оешмасы секретаре булып эшләдем, депутат итеп тә сайладылар. Әле минем Казиле авылына ут кертүебез турында сөйләп үтәсем килә. Алтмышынчы еллар урталарында районыбызның Татарстан, Комсомолец поселокларында һәм Биклән авылында гына ут бар иде. Мин исә Казилегә дә ут кертү мәсьәләсен күтәреп чыктым. Мотор да, генератор да табылды. Инде ничек урнаштырырга, бу эшне ничек башкарып чыгарырга? Комсомолецтан электрикны алып килеп, ни рәвешле ут бирергә кирәклеген өйрәтте. Беренче итеп клубка һәм колхоз фермасына керттек утны. Сөйләве генә ансат, хәзер дә тәннәрем чирканып китә. Күпме көч куелды, күпме юл узылды бит. Безнең бүгенге тормышыбыз, безнең буын кешеләре күргәннәрдән аермалы буларак, оҗмахка тиң, - ди Василий Абрамов.
Бәхет теләп барча кешегә...
- Без күргәннәрне киләчәк буын күрмәсен, бөтенебез дә бәхетле яшәсәк иде, - дип сүзгә кушыла Лиза апа. - Төрле елларда, төрле вакытта эшләргә туры килде бит. Мин үзем 13 елдан артык почтальон хезмәтен башкардым, аннан соң клуб мөдире булып та тордым, ә ул чөгендер, бәрәңге басуында эшләгәннәрне исәпкә алганда, сөйләп бетерергә бер көн генә дә җитмәс иде...
- Әйе, балачагыбыз да, яшьлек елларыбыз да ачы сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килде. Сабый чагындагы иң тетрәндергеч вакыйга - гармун уйнап, җырлап, яшь егетләрне, абыйларны сугышка озату. Әтием гармунчы иде минем, шуннан әлеге сәләт миңа да «йоккан». Ул гармун уйнап, кичләрен авыл яшүсмерләре, апалар белән әзрәк кич утыра идек, чабаталар киеп бии идек, - дип сүзгә кушыла Василий дәдәй. - Чабатаны да мин үзем үрергә өйрәндем. Әниемә, ике энем Петя белән Володяга чабаталар үреп кигерә идем. 1945-46 елларда урманда юкә бетте. Чабата өчен юкә - иң яхшы чимал. Җитмәсә, өстән көненә 3 пар чабата үрергә дигән күрсәтмә бар. Авыр булды инде. Аңа карамастан, ул вакытта кешеләр бер-берсенә ярдәмләшеп яшәде, киң күңелле иделәр, бер-берсен кыерсытмадылар, кимсетмәделәр. Халык бик түзем, сабыр, чыдам булырга өйрәнде.
Әйе, Абрамовлар сөйләгәннәр бер генә биткә түгел, китапка язып калдырсаң да аз булыр кебек тоела. Сугыш чоры балалары алар. Ачлыкны да, ялангачлыкны да, ил өстенә килгән ачы кайгыны да күреп, белеп үскән чыдам, нык буын. Аллага шөкер, язмам геройлары бүген дә яраткан авыллары Казиледә тату гомер кичерәләр, яннарында яраткан балалары, сөекле оныклары һәм оныкчыклары. Алга таба да шулай бергә-бергә күркәм, тату булып, сәламәтлектә яшәргә язсын аларга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев