13 май 2020 яңалыклары
-
Юл шаярганны яратмый
Май башында һава торышы бик уңай торды. Халык күпләп авылларга, бакчаларга ашыкты. Ләкин юлда йөргәндә гади генә кагыйдәләрне үтәмәү кызганыч нәтиҗәләргә китергән очраклар да булды.
-
Җәйге лагерьлар әзерме?
Район хуҗалыкларында малларны җәйләүгә күчерү тәмамланып килә. «Ярыш» хуҗалыгында терлекләр инде бер атна табигатьтә.
-
Кагыйдәләр үзгәрде
Сишәмбе, 12 майдан, Россия президенты В.Путин вакытлыча эшләмәү көннәренең тәмамлануын белдерде. Санитар-эпидемиологик хәлгә багышланган киңәшмәдә ул икътисадка һәм халыкка ярдәм чаралары турында сөйләде. Президент бүген аерата җаваплы чорга аяк басканны билгеләп үтте. «Хәзер эпидемия белән көрәшүнең яңа чоры, аны ашыкмыйча, адымлап кына үтәргә кирәк», – диде ил башлыгы. Путин бүген табибларның коронавирус белән көрәшкә ныклы әзерлекле булуын, дәвалауның схемалары төзелүен, симптомсыз авыруны да ачыклау мөмкинлеген әйтеп үтте.
-
Онытылмасын өчен
Илебезнең төп бәйрәме – Бөек Җиңү көне быел үзенчәлекле рәвештә – үзизоляция режимы шартларында үтте. Коронавирус инфекциясе таралу куркынычын исәпкә алып, 75 еллык юбилей көнен тыйнаграк, парадларсыз, очрашуларсыз, мәйданнарда тамашаларсыз үткәреп җибәрдек. Ләкин аңа карап Җиңү көненең кыйммәте югалмады. Киресенчә, безнең өчен 9 Майның никадәр изге, истәлекле көн булуын искәртте. Ул миллионлаган корбаннар бәрабаренә яулаган азатлыгыбыз, аяз күгебез символы.
-
Чүп ташлаучылар – бакчачылар
Район территориясендә 97 бакчачылык ширкәте бар. Район бакчачылар ассоциациясе рәисе Дмитрий Волковның әйтүенчә, һәр икенче ширкәт территориясендә һәм аның янәшәсендә санкцияләнмәгән чүплек өемнәре.
-
Чәчү тәмамлана
Эшнең яхшы оештырылуы нәтиҗәсендә хуҗалыкларда чәчү кампаниясе ахырга якынлаша.