Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Юл шаярганны яратмый

Май башында һава торышы бик уңай торды. Халык күпләп авылларга, бакчаларга ашыкты. Ләкин юлда йөргәндә гади генә кагыйдәләрне үтәмәү кызганыч нәтиҗәләргә китергән очраклар да булды. 

Майның беренче көннәрендә тизлек режимын сакламау аркасында ике һәлакәт теркәлде. Яр Чаллы – «Дизелист» бакчачылык ширкәте юлында «Киа Соренто» автомобилендә баручы 39 яшьлек ир-ат, тизлекне арттырып, идарә итүне югалта һәм юл кырыена төшеп әйләнә. 
Тагын бер очрак Яр Чаллы – Водозабор юлында теркәлә. «Хундай Сантафе» машинасында баручы 64 яшьлек ир-ат, каршы полосага чыгып, «Нива» автомобиле белән бәрелешә. 
8 май көнне Яр Чаллы – «Дубки» ял базасы юлында 16 яшьлек кыз, үзенең 15 яшьлек дустын ияртеп, сазлыктан йөрү машинасына (багги) утырып чыгып китәләр. Әлбәттә инде, руль артындагы кызның әлеге техниканы йөртүгә хокук бирүче таныклыгы да булмый. Югары тизлектә барганда, идарә итүне югалтып, яшүсмерләр юл кырыендагы коймага бәреләләр һәм әйләнәләр. Йөртүче дә, пассажир да баш җәрәхәтләре, сынулар алалар. Авыр имгәнүләр алган яшүсмерләрне икесен дә БСМПга алып китәләр. Балалар икесе дә куркынычсызлык каешын эләктермәгән булалар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев