Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кагыйдәләр үзгәрде

Сишәмбе, 12 майдан, Россия президенты В.Путин вакытлыча эшләмәү көннәренең тәмамлануын белдерде. Санитар-эпидемиологик хәлгә багышланган киңәшмәдә ул икътисадка һәм халыкка ярдәм чаралары турында сөйләде. Президент бүген аерата җаваплы чорга аяк басканны билгеләп үтте. «Хәзер эпидемия белән көрәшүнең яңа чоры, аны ашыкмыйча, адымлап кына үтәргә кирәк», – диде ил башлыгы. Путин бүген табибларның коронавирус белән көрәшкә ныклы әзерлекле булуын, дәвалауның схемалары төзелүен, симптомсыз авыруны да ачыклау мөмкинлеген әйтеп үтте. 

Гомуми санитария кагыйдәләрен саклау белән беррәттән, 12 майдан башлап өстәмә чикләүләр дә кертелә. 
– Массакүләм чаралар, әлбәттә, хәзергә рөхсәт ителми.
– 65 яшьтән өлкәнрәкләргә һәм хроник чирләре булганнарга куркынычсызлык режимын мәҗбүри рәвештә тотарга кирәк.
– 15 апрельдән 15 июльгә кадәр медицина хезмәткәрләренә һәм социаль хезмәткәрләргә өстәмә федераль түләүләр кертелә. Социаль учреждениеләрдә эшләүче медикларга ике атналык смена өчен 40 мең сум, COVID-19 вируслылар белән эшләгәннәргә 60 мең сум түләнәчәк. Социаль һәм педагогик хезмәткәрләргә, административ һәм урта медицина хезмәткәрләренә 25 мең сум өстәмә акча билгеләнә. Коронавируслы пациентлар белән турыдан-туры эшләгәндә өстәмә түләү 35 мең сум була. Кече персоналга 15 һәм 20 мең, техник персоналга 10 мең һәм 15 мең сум түләү карала. 
– 12 майдан, мөмкин булганча, икътисадның төп тармакларын – элемтә, энергетика, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, төзелешне торгызырга кирәк. 
– Керемнәре кимегән гаиләләргә ярдәм кирәк. 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балалары булган, җан башына кереме яшәү минимумына җитмәгән гаиләләр июнь аенда бер балага ярты ел өчен 33 мең сум акча алырга хокуклы. 
– Бала караган өчен пособиенең минималь күләме ике мәртәбә артып, 6751 сум тәшкил итәчәк.
– 16 яшькә кадәрге һәр балага 1 июньнән 10 мең сум күләмендә бер мәртәбә акча түләнә.
– 3 яшькә кадәрге баласы булган һәр гаилә өч ай дәвамында 5әр мең сум ала. 
– Илдә бүген 1,4 млн эшсез кеше исәпләнә. Бу апрель башы белән чагыштырганда ике мәртәбә күбрәк. 1 июньнән мәшгульлеккә ярдәм буенча махсус кредит программасы эшли башлый. Әгәр компания мәшгульлекне 90 процентка саклаган булса, яңа программа буенча, аның барлык кредиты һәм процентлары сызылырга тиеш. 
– Үзмәшгульләргә 2019 елда түләнгән салымны тулы күләмдә кайтарачаклар. Аларга хезмәткә түләүнең минималь размеры (МРОТ) күләмендә салым капиталы тәкъдим ителә. 
– Шәхси эшмәкәрләргә иминият кертемнәренә карата МРОТ күләмендә салым вычеты бирелә. 
– Регионнар үсешенә өстәмә 12 млрд сум юнәлтелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев