13 апрель 2021 яңалыклары
-
«2FAN» ютуб-каналында беренче тапкыр башкорт телендә видеоролик урнаштырылды
Лилия Шагалиева башкорт шагыйре Газиз Әбделмәновның мәхәббәт темасына багышланган шигырен сөйләде.
-
Быел кемнәр пенсиягә вакытыннан алда чыга?
1965 елда туган дүрт балалы аналар быел тәүге тапкыр пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукыннан файдаланачак. Россия Пенсия фонды искәрткәнчә, күп балалы аналар, гаиләдәге балалар санына карап, пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукы ала.
-
Хуш киләсең, Рамазан!
Ураза тотуның асылы — тәнне генә түгел, күңелне дә рухи яктан чистарту. Рамазан ае исеменең килеп чыгышы гарәп телендәге “рамида” фигыленә бәйле. Ул “кызу булу” дигәнне аңлата. Әле Исламга кадәр гарәп кабиләләре ай календарен ел фасылларына бәйләп яшәгән вакытта, бу ай эссе җәйгә туры килә торган булган.
-
Татарстан Хөкүмәте мәгариф өлкәсендәге илкүләм проектларга 202 млн сум бүлеп бирә
Республикада «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан да 426 миллион сум бүленә.