Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быел кемнәр пенсиягә вакытыннан алда чыга?

1965 елда туган дүрт балалы аналар быел тәүге тапкыр пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукыннан файдаланачак. Россия Пенсия фонды искәрткәнчә, күп балалы аналар, гаиләдәге балалар санына карап, пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукы ала.

Шулай итеп, биш һәм аннан күбрәк бала тапкан аналарга пенсия 50 яшьтә билгеләнә. Өч балалы аналар – 57 яшьтә, ә дүрт балалы аналар – 56 яшьтә пенсиягә вакытыннан алда чыга.

“Дүрт бала табып үстергән (кимендә 8 яшькә кадәр) хатын-кызлар 2021 елдан, 56 яше тулгач, картлык буенча иминиятләштерү пенсиясен рәсмиләштерергә мөмкин. Бу хокук 2019 елдан гамәлдә булып килә, әмма пенсия яшен арттыру буенча күчеш чорыннан (2028 елда төгәлләнә) чыгып, 1965 елда туган хатын-кызлар быел бу хокуктан тәүге тапкыр файдалана ала. Өч бала тәрбияләп үстергән хатын-кызларга пенсия 2023 елдан 57 яшьтә билгеләнә башлаячак”, – дип аңлатылган Россия Пенсия фондыннан.

Вакытыннан алда пенсиягә чыгуга башка нигезләр дә бар. Иң элек бу – зур хезмәт стажына ия булу (ир-атларга – 42, хатын-кызларга – 37 ел).

Исегезгә төшерәбез: 2021 елда хатын-кызлар 56,5 яшьтә, ир-атлар – 61,5 яшьтә пенсиягә чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев