Хуш киләсең, Рамазан!
Ураза тотуның асылы — тәнне генә түгел, күңелне дә рухи яктан чистарту. Рамазан ае исеменең килеп чыгышы гарәп телендәге “рамида” фигыленә бәйле. Ул “кызу булу” дигәнне аңлата. Әле Исламга кадәр гарәп кабиләләре ай календарен ел фасылларына бәйләп яшәгән вакытта, бу ай эссе җәйгә туры килә торган булган.
Ураза
Ураза тоту пәйгамбәрләрдән килгән борынгы һәм күркәм гадәт.
“И иман китергән кешеләр! Сездән алдагы кавемнәргә фарыз ителгән кебек, сезгә дә ураза тоту фарыз ителде. Шаять, сез Аллаһтан куркучы булырсыз”. (“Әл-Бәкара” сүрәсе, 183нче аять).
Пәйгамбәрләрнең ураза тотуы турында Библиядә дә хәбәр ителә. Мәсәлән, Гайсә пәйгамбәр: “Уразада икәнлекләрен күрсәтер өчен моңсу күренергә тырышкан икейөзле кешеләр кебек, уразада чагында боек булмагыз”, – дигән. Гарәпчә “саум”, ягъни ураза сүзе “тулысынча тыелып тору” дигәнне аңлата. Ураза тота алган барлык мөселманнар Рамазан ае дәвамында, таң беленгәннән алып, кояш баеганга кадәр ураза тота. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Аллаһудан сорагыз, таңның караңгылыктан хасил булган ак сызыгына кадәр ашагыз, эчегез”, – дигән. (“Әл-Бәкара” сүрәсе, 187нче аять). Таң һәм кояш бату вакытын ураза тотучылар, яшәгән урыннарындагы вакыт хисабы белән белә.
Ураза чагында көннең якты вакытында эчүдән, тукланудан (ашаудан) һәм җенси мөнәсәбәттән тыелып торырга тиеш. Әлеге тыюлар ураза тотучының төп кагыйдәсе булса да, Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәллам: “Кем дә кем ялганлаудан һәм ялган белән эш итүдән туктамаса, Аллаһка аның ашаудан һәм эчүдән тыелуы кирәкми”, – дип әйтеп калдырган. Димәк, ураза тотуның асылы – тәнне генә түгел, ә күңелне дә рухи яктан чистарту.
Ураза тотучы тәкъвалырак булган саен, рухи яктан чистарыну да тизрәк килә. Чөнки кодси хәдисләрнең берсендә Раббыбыз: “Адәм баласының кылган һәр гамәле – үзе өчен, уразадан кала, чөнки ураза Минеке һәм әҗерен дә Үзем бирермен”, – дигән. Әлбәттә, гыйбадәтнең башка төрләре дә фәкать Раббыбыз ризалыгы өчен үтәлергә тиеш. Әмма ураза – гыйбадәтнең үзенчәлекле төре. Чөнки аның кабул булу-булмавын беркем дә белми, ул Аллаһка гына мәгълүм. Шуңа күрә Җәннәтнең Әр-Райян дигән капкасы бар. Кыямәт көнендә ул капкадан ураза тотучылар гына керәчәк. Ураза тоту безгә Раббыбызның Рәхимле һәм Мәрхәмәтле Зат икәнлеген кабат искә төшерә. Ашыйсы, эчәсе килү теләге һәм әлеге хисне ураза тотып кичерү, адәм баласына Аллаһы Тәгаләнең бар мәхлүкларына карата да чиксез миһербанлы икәнлеген танырга ярдәм итә. Шуның белән бергә, ул үзенең Раббысы каршында көчсезлеген аңлый һәм таный, һәм, нәфесен тыеп, тагын да сабыррак була.
Ураза һәр яктан файдалы. Ул кешенең түбән һәм югары хисси табигатендәге бер-берсенә каршы килүче көчләрне тагын да яхшырак таныр өчен дә мөһим. Мәгълүм булганча, адәм баласының нәфесе һәрвакыт фани дөнья белән бәйле матди канәгатьләнүгә омтыла. Ә безнең рухыбыз Үзенең Раббысына якынаерга тели.
Мөселман кешесе үз нәфесен йөгәндә тотарга тырышырга тиеш. Ә моның өчен ураза – иң үтемле көрәш чарасы. Ураза дәвамында нәфес теләкләреннән өстен калу рухыбызны ныгыта һәм күңелне канатландыра, тәнебез теләкләреннән үзебезне ирекле һәм чиста итеп тоярга мөмкинлек бирә. Югыйсә, нәфесебез теләгәнгә генә иярсәк, ул өстенлек алып, безне кабахәтлек юлыннан алып китәчәк. Еш кына без тәнебез таләпләренә буйсынабыз: ашыйсы килсә, тиз генә берәр ризык кабарга, сусасак, эчәр эчемлек табарга тырышабыз. Бу бәйлелеккә капма-каршы рәвештә уразада ихтыяр көчебез тәрбияләнә. Без үз-үзебезгә нәфесне һәм аның хисси канәгатьлек таләпләрен җиңә алуыбыз турында искәртәбез. Шулай итеп, ураза тоту – ул бер үк вакытта Аллаһ разый булырдай гамәл дә, ихтыяр көчен тәрбияләү дә, ә бу үз-үзеңне камилләштерү дигән сүз.
Ураза тоту җәмгыять алдында да җаваплы булырга этәрә. Үзебездә сынап карап кына без ач һәм сусаган кешенең хәлен аңлыйбыз, уразадагы кеше мохтаҗларга игътибар итә, юмартрак һәм ярдәмчелрәк була. Бер үк вакытта түбәнлек булып саналган горурлык һәм тәкәбберлек сыйфатлары буйсындырыла. Чөнки Аллаһы Тәгалә каршында ураза тотучыларның барысы да тигез, бары тик тәкъвалырак булганыбыз гына Раббыбызга якынрак. Ураза тотучылар карышмыйча, игелекле гамәлләрне күбрәк кылырга тырыша. Ураза вакытында мөселманнар арасында бердәмлек һәм татулык та арта. Чөнки гомум ураза, уртак ифтарлар, бергәләп кылган догалар мәхәлләнең бердәмлеген һәм үзара татулыкны ныгыта, үзара ихтирам белән үзара ярдәмчеллекне арттыра.
Әлбәттә, ураза тотып, без тәнгә дә файда китерәбез. Моны инкарь итеп булмый. Ураза вакытында организм үзендә тупланган зарарлы матдәләрдән, тән май катламыннан арына, эчәк һәм башка органнарның эшчәнлеге көйләнә. Заман галимнәренең күбесе “коры ачлык”ны (күпмедер вакыт эчмичә, ашамыйча тору) иң үтемле һәм файдалы диета төре буларак таный. Бу тагын бер кат Үз мәхлукларына камил дин бүләк иткән Аллаһы Раббыбызның чиксез хикмәтен раслый. Безнең динебездәге кагыйдәләр һәр заман өчен кулай һәм мөһим.
Ният әйтү
Һәр игелекле гамәл нияттән башлана. Ниятне кычкырып әйтергә дә, эчтән генә әйтергә дә ярый. Ниятне гарәпчә әйтсәң дә була, туган телдә әйтергә дә мөмкин. Чөнки ният – ул йөрәктәге ихлас омтылышның бер өлеше. Ният әйтүнең төрле догасы бар.
Иң киң таралганнарының берсе: “Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә”. (Тәрҗемәсе: “Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр, Рамазан ае уразасын тотарга ният кылдым”).
Сәхәр һәм ифтар вакыты
Ураза тоту авыр булмасын өчен иртәнге туклану гадәте бар, ул сәхәр дип атала. Сәхәр ашау мәҗбүри түгел, әмма хәерле санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәллам уразага керер алдыннан бераз гына булса да ашап алырга яки бер йотым су эчәргә киңәш иткән. Ел фасылына карап, сәхәргә мөнәсәбәт тә үзгәрергә мөмкин. Мәсәлән, яз башыннан алып, көз ахырына кадәр көннең якты вакыты шактый озын, бигрәк тә төньяк киңлекләрендә. Шуңа күрә сәхәрдә туклануга бигрәк тә игътибарлы булырга кирәк. Ә менә кышкы вакытта уразаның кыска булуын исәпкә алып, мөселманнар сәхәргә тормауны хуп күрә. Шулай итеп сәхәргә тору мәҗбүри булмаганлыктан, эш-гамәлләренә карата, мөселманнар үз вакытларын үзләре көйли ала.
Ифтарны (авыз ачу) кояш баегач кылырга кирәк. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам киңәше буенча, авыз ачуны тоткарларга ярамый. Кагыйдә буларак, ифтар кылу җиңел ризыктан башлана, андыйлардан хөрмә җимеше, су, сөт санала.
Мондые булмаса, әлбәттә, башка төрле ризык ашарга да ярый. Авыз ачканнан соң шушы доганы кылырга киңәш ителә: “Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү”. (Тәрҗемәсе: “Әй Аллаһым, шушы уразамны Үзеңнең ризалыгың өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм фәкать бер Сиңа гына бар эшләремне тапшырдым. Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка”).
Мөселманнар арасында уртак ифтар мәҗлесләре гадәткә керде. Бу Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәлламнең сөннәтенә туры килә торган күркәм гадәт. Хәдис буенча: “Кем дә кем ураза тотучыны авыз ачтырса, ураза тотучының савабы ул кешегә дә язылыр, әмма ураза тотучының савабы һич тә кимемәс”. Хәзер ифтар мәҗлесләре махсус чатырларда үткәрелә, анда башка дин вәкилләре дә кунакка чакырыла. Мондый күркәм гадәт җәмгыятьтә татулык, төзек һәм дустанә мөнәсәбәтләр ныгуына уңай йогынты ясый.
Кайберәүләр намаз укымыйча ураза тотарга ярамый, андый ураза кабул булмый, ди. Әлбәттә, биш вакыт намазны үтәү, һичшиксез, кирәкле һәм мөһим гамәл. Тик намаз укымыйча тотылган уразаның кабул булмавы турында мәгълүмат таратучылар үзләрен Аллаһы Тәгалә урынына куялар (мондый эштән Раббым Үзе сакласын) булып чыга түгелме? Югыйсә, безнең гамәлләрне кабул итү-итмәүне бер Аллаһ кына хәл итә. Бу кайберәүләрнең шәхси хөкемгә нигезләнеп кенә кешеләрне җәннәткә яки җәһәннәмгә билгеләвенә тиң. Югыйсә, Раббыбыз теге яки бу адәмне гафу итүе-итмәве турында сөйләп йөрмәскә игълан иткән бит инде. Пәйгамбәребез Мөхәммәт салләллаһу галәйһи вә сәллам сөйләгәннән билгеле булганча, берәү шул-шул кешене Аллаһ гафу итми, дип ант иткән һәм шунда Аллаһы Тәгалә: кем Минем исемем белән ант бирергә җөрьәт итте, кем Мин гафу итми дияргә базды, дип сораган һәм Раббыбыз әйткән: “Кем Минем белән ант итә, Мин шул берәүне гафу итмәм дип? Әлбәттә, Мин аны гафу иттем, ә ант итүченең гамәлләрен файдасыз иттем”.
Рамазан вакыйгалары
624 елның 17 рамазанында Бәдер сугышы була. Мөшрикләр белән беренче сугышта мөселманнар сан ягыннан азчылыкны тәшкил итсә дә, алар дошман гаскәрен тар-мар итә.
19 рамазан – Мәккә азат ителгән көн. Исламның иң мөкатдәс мәркәзе мәҗүсиләр хакимлегеннән азат ителә, ә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам Кәгъбәтуллаһны потлардан чистартып, Бераллалык җиңүе турында хәбәр итә, дип яза Русия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Русия мөфтиләр Шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин “Ислам: инану, гыйбадәт, әхлак, канун” китабында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев