13 март 2020 яңалыклары
-
Кызу чор
Язга да кердек. Район хуҗалыкларында хәзер кызу чор – язгы кыр эшләренә әзерлек бара. Техника ремонтлана, минераль ашламалар кайтарыла, орлыклар калибрлана.
-
Оста куллы балалар
Теләнче-Тамак урта мәктәбе базасында «Оста куллар» клубы эшчәнлеге кысаларында дәрес узды.
-
Кәлимулла Якупов истәлегенә
Чаллы кызы, республика күләмендә танылган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева милләтебезнең рухи мирасы үсешенә зур өлеш керткән мәдәният-сәнгать әһелләрен, сугыш һәм хезмәт ветераннарын хөрмәтләү чараларын бик еш уздыра. «Менә алар кебек тырыш, игелекле, шәфкатьле, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булыгыз», – дип чакыра ул бүгенге һәм киләчәк буынны. Гөлзада ханым үзе татарча да, русча да матур итеп сөйли. Геройларының һәрберсенең үзенә генә хас сыйфатларын белә, алар турында халыкка җиткерә.
-
«Театраль март»
Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Театраль март» фестивале башланды. Анда үзешчән коллективлар һәм мәктәп укучылары катнашачак.
-
Үзен аклый торган салым
Район буенча үзара салым 48 процентка җыелган. Боерган, Иштирәк, Күзкәй, Мусабай Завод авыл җирлекләре 100 процент күрсәткечкә ирешкән. Борды, Калмия җирлекләрендә яшәүчеләр дә актив, аларда үзара салым җыю планы 97 һәм 95 процентка үтәлгән. Ә менә Кнәз, Бәтке, Мәләкәс, Новотроицкое, Шилнәбаш авыл җирлекләрендә эшне җанландырасы бар. Район башлыгы урыннардагы сүлпәнлекне республика җитәкчелеге тудырган социаль уңайлыклардан мәхрүм итү дип атады.
-
Ялган купюра белән түләмәкче булган
Январь башыннан март башына кадәр Комсомолец поселогындагы бер җитештерү базасыннан 100 мең сумлык милек урлап чыкканнар. Оператив эзләү барышында карак тоткарланган. Бүген җинаять эше кузгатылган. Бу турыда район хакимиятендә үткән киңәшмәдә хәбәр ителде.