Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бөек җиңүнең 75 еллыгына

Кәлимулла Якупов истәлегенә

Чаллы кызы, республика күләмендә танылган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева милләтебезнең рухи мирасы үсешенә зур өлеш керткән мәдәният-сәнгать әһелләрен, сугыш һәм хезмәт ветераннарын хөрмәтләү чараларын бик еш уздыра. «Менә алар кебек тырыш, игелекле, шәфкатьле, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булыгыз», – дип чакыра ул бүгенге һәм киләчәк буынны. Гөлзада ханым үзе татарча да, русча да матур итеп сөйли. Геройларының һәрберсенең үзенә генә хас сыйфатларын белә, алар турында халыкка җиткерә. 

Гөлзада Рзаева бу көннәрдә, Тукай районы хакимияте белән берлектә, Иштирәк авылында Советлар Союзы герое Кәлимулла Якуп улы Якуповка 100 ел тулуны зурлап уздыру мәшәкате белән йөри. Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршы алган язда Бөек Ватан сугышында катнашкан якташыбызга нәкъ менә 100 яшь тулган булыр иде. Бу уңайдан шәһәрдә һәм Тукай районында хәтер кичәләре үтә. Кичәләрне оештыручы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева әйтүенчә, мондый легендар шәхесләрнең батырлыгы буыннан-буынга күчәргә тиеш.
– Якташыбыз Кәлимулла Якупов затлы, зыялы кеше иде. Ул элеккеге Чаллы, хәзерге Тукай районы Иштирәк авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Гаиләдә дүрт бала үскәннәр. Кәлимуллага 13, иң кече балага 2 яшь булганда Якуповлар гаиләсенә кайгы килә. Урманга агач кисәргә баргач, өсләренә агач авып, әти-әниләре вафат була. Шулай итеп дүрт бала ятим кала. Балалар бик авырлык белән үсәләр, хәтта хәер сорашырга да туры килә. Шулай да бик тәрбияле булалар алар. Кәлимулла мәктәптән соң Чистай медицина колледжына укырга керә, чөнки биредә 3 тапкыр бушлай ашаталар, тулай торактан урын бирәләр. Күпчелек руслар яшәгән Чистайда аның исеме Николай була. (Кайбер документларында Николай (Кәлимулла) дип язылган. – З.Г.) 1939 елда колледжны тәмамлагач, Кама Тамагы районы Клярино авылына эшкә китә. Шул ук елны егетне Кызыл Армиягә алалар. Ул Совет-фин сугышында һәм совет гаскәрләренең Көнчыгыш Украина һәм Көнбатыш Белоруссиядәге азат итү походларында катнаша. Кайда гына булса да, үзен чын ирләрчә кыю тота. 
Илебезгә фашист илбасарлары һөҗүм иткәч, Кәлимулла Бөек Ватан сугышына китәргә карар кыла. 1941 елдан Уфада оешкан 58нче кавалерия полкының медицина пункты фельдшеры була. Шул елның июлендә фронтка китә. 
Хәрби фельдшер буларак, ул Башкорт кавалерия дивизиясенең 275нче кавалерия полкы составында Сталинград сугышында катнаша. Бик күп яралыларның гомерен саклап кала. Медицина хезмәтенең өлкән лейтенанты Кәлимулла Якупов Белоруссиянең Гомель өлкәсе Нивки авылы янында, 1943 елның 27 сентябрь төнендә Днепр елгасында, яралыларны утыртып, көймәдә 27 рейс ясый. Шулай итеп, 74 сугышчы һәм офицерның гомерен саклап кала. 1944 елның 15 январенда, СССР Югары Советы Президиумы карары белән, хәрби бурычын намус белән башкарган, батырлык, кыюлык күрсәткән өчен медицина хезмәтенең өлкән лейтенанты Николай (Калимулла) Якуповка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Шуңа өстәп, якташыбыз Ленин Ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнә. Соңрак Беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, медальләр ала.
Икенче Белоруссия фронтында яралыларга медицина ярдәме күрсәткәндә аңа берничә мәртәбә үлем куркынычы яный, әмма ул фронттан җиңүче булып чыга. 
1946 елдан медицина хезмәте подполковнигы запаска чыга. 1949 елда Казанда республика партия мәктәбен тәмамлый. Һәм язмышын Чулман буендагы гүзәл шәһәребез белән бәйли. Элеватор тавында авторотада эшли. Аннары «Камдорстрой» трестында идарә башлыгы урынбасары булып эшләп, лаеклы ялга чыга. 
Якуповлар гаиләсе ГЭС бистәсендә яшәгән.
– Без 2нче татар гим-назиясендә укыганда бу йортта Советлар Союзы герое яшәгәнен белә идек. Аның хатыны Гөлсинә Фәрдиевна безнең сыйныф җитәкчесе булды. Алар үзләренең күркәм гаиләләрендә Наилә исемле кыз һәм Нияз исемле малай үстерделәр. Без аларга «герой балалары» дип кызыгып карый идек. Аннары алар Сидоровка бистәсенә күчтеләр. Кәлимулла агай сугыш турында, батырлыгы турында сөйләргә яратмый иде, – дип искә ала Гөлзада ханым. 
– Кәлимулла Якупович шәхси тормышында да күпләргә үрнәк булды. Ул инсульт белән авырган хатынын тәрбияләде. Үзе 1999 елның 1 февралендә вафат булды. Бүгенге көндә аның кызы Наилә Мәскәү янында улында яши, оныгын тәрбияләргә булыша, – дип сөйли Гөлзада Мөхәммәтовна. 
Бөек Җиңүнең 30 еллыгына ГЭС бистәсендә һәйкәл төзелгәч, Мәңгелек утка Мамай курганыннан ут алып кайталар. Ут кабызу тантанасында Бөек Ватан сугышында катнашучылар, геройлар да катнаша. Алар арасында Иштирәк авылы егете Кәлимулла Якупов та була. 
Бөек Ватан сугышы героен туган ягында да онытмыйлар. Иштирәккә кергәндә аның фотосы каршы ала. Ул яшәгән йортка мемориаль такта куелган. 2005 елда шәһәребездә ул яшәгән йорт фасадына да мемориал такта куелды. Герой истәлегенә үткәрелә торган кичәләрдә Кәлимулла Якуповны белгән кешеләр дә чыгыш ясарга җыена.
– Дөрес, аны якыннан белүчеләр бик аз инде. Шулай да Иштирәктә, элеккеге пионерларны, авыл аксакалларын чакырып, җылы эчтәлекле, бүгенге буыннарда горурлык хисе уята торган кичә уздырачакбыз. Анда Кәлимулла Якуповның «Камдорстрой»да бергә эшләгән дуслары Фәрит Лотфуллин, Нәгыйм Мөҗәһитов чакырыла. Зариф Кәбировның улы, «Дакар» раллилары җиңүчесе Фирдәвес тә истәлекләре белән уртаклашырга җыена. Батырның истәлеген мәңгеләштерү максатыннан автомеханика техникумында авторота музее да оештырылды, – ди Гөлзада ханым.
Илебез халкына Бөек Җиңү таңын бүләк иткән геройларның исемнәре тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган. Якташыбыз Кәлимулла Якупов – шуларның берсе. Гөлзада Рзаева кебек фидакарь затлар булганда аның исеме онытылмаячак. 

Зөлфия ГАЛИМ.

Фото Зөлфия Галимнән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев