Үзен аклый торган салым
Район буенча үзара салым 48 процентка җыелган. Боерган, Иштирәк, Күзкәй, Мусабай Завод авыл җирлекләре 100 процент күрсәткечкә ирешкән. Борды, Калмия җирлекләрендә яшәүчеләр дә актив, аларда үзара салым җыю планы 97 һәм 95 процентка үтәлгән. Ә менә Кнәз, Бәтке, Мәләкәс, Новотроицкое, Шилнәбаш авыл җирлекләрендә эшне җанландырасы бар. Район башлыгы урыннардагы сүлпәнлекне республика җитәкчелеге тудырган социаль уңайлыклардан мәхрүм итү дип атады.
Мәләкәс авыл җирлегенә керә торган авылларда үзара салым җыю бер төрле генә бармый. Авыл җирлеге башлыгы Валентин Артемьев белдергәнчә, Мәләкәс, Калинин, Яңа Җирекле, Куаклы авыллары елдагыча активлык күрсәтеп, бу эшне вакытында башкара. Ә менә Иске Җирекледә сүлпәнлек бар.
Үзара салым акчасын 25 мартка тапшырып бетерү өчен бөтен мөмкинлекләрне эшкә җигәргә кирәк. Шушы хакта киңәшләшү өчен авыл җирлеге башлыгы Валентин Артемьев белән аның урынбасары Фрида Зарипова үзләренең төп ярдәмчеләрен җыйдылар. Җирлек советы депутатлары Әкрам Җамалиев, Михаил Борисов, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә мөдирләре Лариса Андреева, Ләйлә Гобәйдуллина, Лилия Ермолаева алдагы ике атнага эш планын билгеләделәр. Авыл урамнарын үзара бүлешеп, тагын бер кат һәр йортның капкасын кагып, кешеләр белән күзгә-күз очрашып сөйләшергә булдылар. Бу эшкә сайлау комиссиясе әгъзалары да җәлеп ителәчәк.
«Татарстан Хөкүмәтенең бер сумга дүрт сум өстәп бирелә торган программасы белән һәр кеше таныш. Ул инде 2013 елдан гамәлдә. Тик барыбер бу турыда тагын искәртү комачауламас, – дип киңәш итте җирлек советы депутаты Әкрам Җамалиев. – Моңарчы безнең авыл җирлегендә үзара салым әйбәт кенә җыелып килде. Мөселман һәм православие зиратларын койма белән әйләндереп алдык. Урамнарны яктырттык. Узган ел Мәләкәстә 600 мең сумлык, Иске Җирекледә 1,2 млн сумлык тротуар салынды. Ни планлаштырсак, шуны эшләп киләбез».
Җирлек башлыгы да кешеләр белән ниләр хакында сөйләшергә кирәклеген аңлатты. «Авыл буйлап йөрергә кирәк булыр. Билгеле, төрле фикерле кешеләр белән очрашырга туры киләчәк. Кайберәүләр үзара салымны хупламый, салым түләгәч, тагын өстәмә акча җыюның кирәге юк дип уйлый. Дөресен генә әйткәндә, җирлек бюджетларына бүлеп бирелгән акча проблемаларны хәл итәргә җитми – кешеләргә бу хакта тагын бер кат төшендерергә кирәк, – диде ул. – Үзара салымның билгеле бер максат өчен җыелуы һәм аның нәрсәгә сарыф ителүе турында халык белеп торсын. Без аларның бөтен сорауларына җавап бирергә тиешбез».
Иске Җирекледә 1470 кеше теркәлгән. Узган ел шулардан җыелган акча, республика финанславын кертеп 1,2 млн сум булып кайткан. «Саннардан күрәбез, бар кеше дә катнаша дип булмый. Дәүләт өстәп биргәндә эшләргә кирәк дип хуплап, уртак эшкә үз өлешен кертүчеләргә рәхмәт кенә әйтәбез, – дип сүзгә Фрида Зарипова кушыла. – Ләкин тормышыбызны яхшыртырга омтылучылар белән бергә ризасызлык белдерүчеләр дә очрый шул. Андыйлар салымны вакытында җыеп бетереп, үзебез өчен үк файдалы эшләрне тизрәк башлап җибәрүне тоткарлый. Салым күләме җан башына 500 сум итеп җыенда билгеләнде, һәм бу авыл җирлегендә исәптә торган һәр кешегә кагыла».
Җирлек советы депутаты Михаил Борисов үзара салымны халык активлыгын арттыру чарасы дип атады. «Һәр кеше референдумда тавыш бирә һәм акчаны үз иреге белән түли. Аның нинди максатка тотылуын да җирле хакимияттән белешеп тора ала. Ә идарә органнары, халык алдында җаваплы икәнен белгәч, яхшырак эшли башлый», – ди ул. Михаил Демидович та һәр кеше белән аерым сөйләшүне иң үтемле ысул итеп күрә. Үзәк урамда өйдән-өйгә йөреп үзара салым акчасын җыюда ярдәм иткән Елена Борисова исемен мактап телгә алды: «Елена Яковлевна активистыбыз, аны халык хөрмәт итә, тыңлый. Аңа без бик рәхмәтле».
Балалар бакчасы, ФАП, китапханә мөдирләре исә үзара салым җыюда үз мөмкинлекләрен файдаланулары турында сөйләделәр, алга таба да ярдәм итәчәкләрен белдерделәр. Шулай итеп, Иске Җирекледә соңгы ун-унбиш көнгә планнар билгеләнде. Авылның 32 урамын йөреп чыгу җиңел түгел, нәтиҗәсе әйбәт булсын инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев