13 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
«Һөнәр – кулдагы алтын беләзек” бәйгесе тәмамланырга нибары берничә көн калды!
Исегезгә төшерәбез, 19 гыйнвар көнне Тукай районында яшәүче осталар арасында үткәрелүче «Һөнәр - кулдагы алтын беләзек"бәйгесенә йомгак ясаячакбыз. Яңа ел яллары вакытында иҗаты ошаган оста өчен тавыш бирергә мөмкинчелек бар иде. Чыннан да, сайтка кереп караучылар тырышлыгы сизелә - катнашучылар исемлегендә көтелмәгән үзгәрешләр бар. Иң күп тавыш җыючы биш кеше...
-
Җәяүлене бәрдергән машина йөртүчене эзлиләр
12 январь кичке сәгать биш тулгач район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена Яр Чаллы - Борды трассасында юл уртасында бер ир-атның ятуы турында хәбәр килә. Җәяүлене машина бәрдереп киткәндер дип фаразлана. Урында тимер кисәкләре, машина ватыклары табылмый. Суд-медицина экспертының сүзләренә караганда, бәрдерүче йөк машинасы булырга тиеш. Яр Чаллы шәһәрендә яшәгән...
-
Өч һәлакәттә җиде кеше тән җәрәхәтләре алды
Яңа ел ялларында кеше сәламәтлегенә зыян китергән 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Минзәлә трассасында тизлек режимын сакламау аркасында «ундүртле» юл кырыендагы баганага бәрелде, пассажир җәрәхәтләр алды. Яр Чаллы - Зәй юлында тиешсез урында каршы полосага чыккан машинадан саклану максатыннан «ГАЗ-2752» «җиделе»гә бәрелде. Нәтиҗәдә бер гаепсез пассажир һәм «ГАЗ-2752» машинасын йөртүче сәламәтлегенә...
-
Ялларда руль артына эчеп утырган биш кеше ачыкланды
Бәйрәмнәрдә район юлларында матди зыян белән бәйле 48 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. ЮХИДИ инспекторлары юл йөрү кагыйдәсен үтәмәүнең 379 очрагын ачыклаганнар. Аларның 5есе эчкән килеш руль артына утыру, 6сы - ярамаган урында каршы юнәлештәге полосага чыгу, 69ы - укылмый торган номерлар белән йөрү, 84е куркынычсызлык каешын такмау, 13е - балаларны машинада...
-
Яңа елның ике атнасында Тукай районында 8 бала дөньяга килгән.
Гыйнвар башыннан Тукай районында яшәүче 8 хатын-кыз бала тапкан. Тукай районының Үзәк хастаханәсендә хәбәр итүләренчә, сабыйларның барысы да исән-сау, җитлегеп туган. Өч малай һәм биш кыз Яр Чаллы шәһәренең беренче санлы бала тудыру йортында дөньяга килгән.