12 ноябрь 2020 яңалыклары
-
Кош гриппы: ваемсыз булмыйк!
Район хакимиятендә онлайн форматта үткән гадәттән тыш хәлләр комиссиясендә эпизоотик иминлекне саклаучы белгечләр нәкъ менә шуңа басым ясады. Анда көннең иң актуаль мәсьәләләре – дуңгызларның африка чумасы һәм кош гриппы турында сөйләштеләр. Искә төшерәбез, шушы көннәрдә республиканың өч районында кош гриппы очраклары теркәлде. Әлегә Тукай районында бу вируслар булмаса да, тынычланырга һич ярамый.
-
Яктылык җитми
Безнең социаль челтәрләргә Иске Теләнче авылында яшәүчеләрдән хәбәр килде. «Авылдагы урам утлары июль аендагы яшеннән соң янмый башлады. Аларның урнаштырылуы да дөрес түгел. Унике йортка һәм зур зират территориясенә ике фонарь каралган. Аларның яктылыгы шундый зур мәйданга җитми, әлбәттә», – дип яздылар безгә Ильмира Закирова белән Александра Закирова. Ситуацияне үз күзләребез белән күрү өчен без Иске Теләнче авылына юл тоттык.
-
Һөнәрнең артыгы юк
Район мәшгульлек үзәге 3 яшькә кадәрге балалар белән декрет ялында утыручы хатын-кызлар өчен һөнәргә өйрәтү программасы эшләвен хәбәр итә.
-
Волонтерлар ярдәмгә килә
Тукай районында ялгыз яшәүче өлкәннәргә азык-төлек, дарулар һәм кирәк-яраклар китертү буенча «Кайнар линия» ачык.