Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кош гриппы: ваемсыз булмыйк!

Район хакимиятендә онлайн форматта үткән гадәттән тыш хәлләр комиссиясендә эпизоотик иминлекне саклаучы белгечләр нәкъ менә шуңа басым ясады. Анда көннең иң актуаль мәсьәләләре – дуңгызларның африка чумасы һәм кош гриппы турында сөйләштеләр. Искә төшерәбез, шушы көннәрдә республиканың өч районында кош гриппы очраклары теркәлде. Әлегә Тукай районында бу вируслар булмаса да, тынычланырга һич ярамый. 

Тукай районы территория-сендә әлеге проблема аерата актуаль. Биредә кош һәм дуңгыз ите җитештерүче, район икътисадына саллы өлеш кертүче эре предприятиеләр – «Чаллы-Бройлер» һәм «Кама-Бекон» урнашкан. 
Районның баш ветеринария табибы Ленар Хәйбуллин бу авыруларның район террито-риясендә таралуына юл куймас өчен түбәндәге таләпләрне җиткерде. Тере кош, кошчылык һәм дуңгызчылык продукциясе белән санкцияләнмәгән урында сәүдә итү тыела. Моны булдырмас өчен тикшерүләр үткәреләчәк. Чирләр шәхси ярдәмчел хуҗалыклар өчен бик куркыныч. Инфекция бик күп чыгымнар тотып үстергән кош-кортны яисә дуңгыз малын бөтенләй юкка чыгаруга китерәчәк. Һәм андый очраклар республикада булды инде. Шуңа күрә аерым ихаталарда мал һәм кош-корт тотучылар өчен махсус аңлату җыелышлары үткәрү күздә тотыла. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хабибуллин бу мәсьәләдә ярдәмгә җирлек башлыкларын чакырды. Йорт кошларын ябык биналарда тотарга; авыл урамнарында, сулыкларда кошларның ирекле йөрүен тыярга; мөмкин кадәр тизрәк суеп бетерергә чакырды ветеринария табибы. Тере хайваннарны һәм терлек итен читтән кертү бары тик ветеринарлар рөхсәте белән генә башкарылырга, алар ветеринария документларына нигезләнеп кертелергә тиеш. Терлекчелек, кошчылык комплексларына автотранспортны үткәрү тәртибен тагын да катгыйлатырга, кошчылык һәм дуңгызчылык продукциясен бер тапкыр гына кулланыла торган савытларда йөртергә кирәк. Вирус таратучыларны (күселәр, тычканнар, төрле бөҗәкләр) юк итү буенча да эшне көчәйтергә кушылды.
Бу авырулардан саклану максатыннан эре фермерлар тиешле чараларны күрә башлаган инде. Алар дезбарьерларлар һәм санпропускниклар урнаштыралар, бу территорияләрдә кошлар ябык режимда асралалар. 
Тик шәхси ярдәмче, крестьян-фермер хуҗалыклары үз кошларын сулыклар янындагы ачык мәйданчыкларда тоталар, алар белгечләр әйткәнгә колак салмыйлар. Аеруча бу хәл Боерган, Күзкәй, Иске Абдул, Мусабай-Завод, Теләнче Тамак авыл җирлекләрендә күзәтелә. Комиссиядә бу кешеләргә үз кошларын түбә астына яисә сарайга кертеп куярга кирәклеген искәрттеләр. 
Район территориясендәге барлык табигый сулыкларны тикшерү мәҗбүри. Алар янында үлгән кошка тап булган очракта кичекмәстән район ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк. 

Истә тотыгыз!
Территориядә эпизоотик характердагы проблема килеп туган очракта районда җитештерелә торган барлык авыл хуҗалыгы продукциясен сатып бетерергә кирәк булачак. Инфекция ачыкланса, терлекчелек продукциясен читкә чыгару һәм аны сату туктатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев