Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яктылык җитми

Безнең социаль челтәрләргә Иске Теләнче авылында яшәүчеләрдән хәбәр килде. «Авылдагы урам утлары июль аендагы яшеннән соң янмый башлады. Аларның урнаштырылуы да дөрес түгел. Унике йортка һәм зур зират территориясенә ике фонарь каралган. Аларның яктылыгы шундый зур мәйданга җитми, әлбәттә», – дип яздылар безгә Ильмира Закирова белән Александра Закирова. Ситуацияне үз күзләребез белән күрү өчен без Иске Теләнче авылына юл тоттык.

Иске Теләнче авылы Яңа Бүләк авыл җирлегенә карый. Биредә бер урам, аның озынлыгы 2 километрга якын, 50-60 ихата бар монда. Урамда һәр 40-50 метр саен электр баганалары тора. Яктырткычларны ике ел элек куйганнар. Ләкин лампалар һәр өченче баганада гына, ягъни 150 метрга берәү. Авыл халкы моның белән риза түгел. Алар фикеренчә, бу бик аз, авылда караңгы, шуңа күрә төнлә йөрергә дә куркыныч. 
– Без авылның очында, зират каршында яшибез, – дип сөйли Асия Хөснетдинова. – Бездә урам бөтенләй яктыртылмый. Инде дүрт ай утсыз яшибез. Ә бит урамда көз, караңгы тиз төшә. Авылда кибет юк. Бөтен кирәк-яракка шәһәргә йөрергә мәҗбүрбез. Автобус тукталышы бик ерак. Тукталыштан кайтырга куркыныч, зират буеннан үтәргә туры килә, берни дә күренми, дөм караңгыда йөрибез, – дип зарлана Асия ханым.
– Мин кичен урамга чыга алмыйм, ут юк, бик караңгы, – дип сөйли балачактан инвалид Рамил Хисамов та. – Баганалар бар, ләкин аларда лампалар юк. Мисал өчен, минем өем янында ут янмый. Яктырткычлар бер багана аша куелса да яхшы булыр иде әле. Менә миңа, коляскадагы инвалидка, кичен ничек урамга чыгарга соң? Төрле чаклар була, мин дә кеше бит.
Александра Закирова авылның икенче башында яши. Ул да үз зарын сөйли. 
– Урамда яктылык җитми. Кышын түзәргә була әле, ләкин көзен-язын караңгы тиз төшә. Фонарь бар, ләкин ул кирәкмәгән урынны яктырта. Монда беркем дә яшәми, ә ут бар. Ә аннан соң ике багана лампаларсыз тора, өченчесендә генә яктырткыч бар. Ни өчен фонарьлар кирәкмәгән урыннарда тора, ә без утсыз интегәбез? Мин төнге сменада да эшлим, бөтен җирдә этләр, хәтта төлкеләр дә йөри. Кулыма фонарь алып йөрергә мәҗбүрмен. Урам яктырткычларының схемасын яңадан карасыннар, аларны шахмат тәртибендә куйсынныр иде, – дигән теләктә Александра. 
Искетеләнчеләрнең соравы белән без Яңа Бүләк авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәгытдиновка мөрәҗәгать иттек. «Бу яктырту схемасы – һәр өч багана саен лампалар кую – электр энергиясе чыгымнарын исәпкә алып, халык җыенында кабул ителде. Финанс мөмкинлекләре булса, без бу карарны үзгәртә алабыз. Әлбәттә, без авыл халкының уңай шартларда яшәве яклы», – диде җирлек башлыгы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев