12 май 2022 яңалыклары
-
Тукайлылар Җиңү көнен бәйрәм итте
Бөек Җиңү көне буыннарны очраштыра, үткәннәрне хәтердә яшәтә торган зур, мәртәбәле бәйрәмнәрнең берсе булып санала. Һәр 9 Май көнне һәйкәлләргә чәчәк салучыларның йөзе яшәрә, буыннар алышына тора. Сугыш, тыл ветраннары, сугыш елы балалары, сугыш вакытында тоткынлык изасы кичергән кешеләрнең йөрәк ярасы гына төзәлмичә әле дә сулкылдый, күзләре яшьләрдән чылана. Чөнки алар өчен Бөек Җиңү көне бәйрәм буларак кына түгел, ә күпсанлы югалтуларны искә төшерүче, һәлак булган көрәштәш дусларны сагындыручы сагышлы көн дә әле ул...
-
Нәфис сүз буенча ярышлар үтте
Район күләмендә “Шигырьләрдә сугыш” дип аталганнәфис сүз осталары онлайн бәйгесе булып узды. Анда “Форпост” яшь хокук саклаучылар хәрәкәте активистлары, балигъ булмаган хокук бозучылар белән эшләү отряды әгъзаларвы катнаштылар. Конурста катнашучылар сугыш турындагы җырларны һәм шигырьләрне видеога яздырып җибәрделәр.
-
Җитезлектә көч сынаштылар
Новый поселогының чаңгы базасы биләмәләрендә Тукай районы беренчелегенә җиңелатлетика буенча кросслар узды. Ул Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган иде.
-
Иске Җирекледә һәйкәл ачылды
Мәләкәс авыл җирлегенә караган Иске Җирекле авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл ачылды.
-
Тукай муниципаль районы Советының XXI утырышы узачак
Көн тәртибендә:
-
Бәрәңге шәңгәсе
Ачы камыр рецепты: 200 гр сөт, 200 гр җылы су, тоз, 3-4 кашык май, 1 аш кашыгы шикәр комы, он, чүпрә.
-
Исерекләр руль артында
Бәйрәм көннәрендә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан Тукай районында спиртлы эчемлекләр кулланганан соң руль артына утырган 4 машина йөртүче тоткарланды. Шуларның икесе Тукай районында яшәүчеләр.
-
Юл һаләкәте булды
9 май көнне “Яр Чаллы-Водозабор-Боерган” юлында ике автомобиль "Лада Гранта"- "KIA Soul(Киа соул) катнашында юл-транспорт хәрәкәте вакыйгасы булды. 1982 елда туган "Лада Гранта" шоферы Боерган ягыннан Чаллыга таба хәрәкәт иткәндә юл йөрү кагыйдәсенең 1.3 пунктын бозып "обгон запрещён” билгесен санга сукмый каршы юлга чыга һәм KIA Soul (Киа соул) машинасы белән бәрелешә.