11 август 2023 яңалыклары
-
Әйдә, җаным, барып тормыйк ЗАГСка
Баланың тууын теркәү буенча бездә яңа хезмәт барлыкка килде. Ул «Суперсервис» дип атала. Аны «Дәүләт хезмәтләре» порталының ЗАГС бүлегендә эзләп табарга була.
-
Игенченең хезмәтен олылап
Атна башында район башлыгы Фаил Камаев район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәшит Хәбетдинов, авыл хуҗалыгы белгечләре белән бергә район хуҗалыкларына чыгып, игенчеләр белән күреште.
-
Челтәрләр үрүне дәвам итәләр
Биклән волонтерлары маскировка челтәрләре үрү эшен дәвам итәләр. Шушы көннәрдә берничә челтәр Донбасска ашыгыч гуманитар йөк составында җибәрелде.
-
Туган җиргә кайтты хәрбиләр
Район җитәкчелеге мобилизацияләнгән хәрби якташлар белән очрашты. Быел октябрь аенда хәрби операция зонасына киткән егетләр беренче тапкыр кыска вакытлы ялга кайттылар. Якташларыбыз махсус хәрби операция территориясендә хезмәтнең ничек үтүе турында сөйләделәр.
-
Мотоцикл «операциясе» башланды
7-13 август көннәрендә Тукай районы территориясендә «Мотоцикл»оператив-профилактик чарасы уза.
-
Бакчалар сабыйларны көтә
1 сентябрьдән Тукай районы балалар бакчалары бердәм мәктәпкәчә белем бирү программасы буенча эшли башлаячак.
-
Иске Җирекледә – җәннәт бакчасы
Авыл кешесенең йорт-җирендә эштә файдаланмыйча калган бер кечкенә җир почмагы да юктыр ул. Кыяры, помидоры, башка төр яшелчәсе һәм җиләк-җимеш – шунсыз гомере буе авылда яшәүче кешегә хуҗалык ниндидер бер кысыр, җансыз чүл сыман.