Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туган җиргә кайтты хәрбиләр

Район җитәкчелеге мобилизацияләнгән хәрби якташлар белән очрашты. Быел октябрь аенда хәрби операция зонасына киткән егетләр беренче тапкыр кыска вакытлы ялга кайттылар. Якташларыбыз махсус хәрби операция территориясендә хезмәтнең ничек үтүе турында сөйләделәр.

Район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров барысына да яхшы ял һәм туганнары һәм якыннары белән күңелле аралашу теләде.

«Без мөмкин булганның барысына да ярдәм итәргә тырышабыз, сугышчыларның гаиләләре белән тыгыз элемтәдә торабыз. Мондый очрашулар махсус операция зонасында безнең хәрбиләргә нинди ярдәм кирәклеген шәхсән белергә ярдәм итә», - дип билгеләп үтте Рөстәм Илдус улы.

Район җитәкчелеге белән очрашудан соң, сугышчылар безнең газета редакциясендә дә булдылар. Без кыю егетләр белән җылы аралаштык.

«Саймон» Яңа бистәсеннән хатыны Олеся белән очрашуга килде, алар инде 11 ел бергә яшиләр.

- Күптән көтелгән ялны гаиләмдә үткәрәм. Бу көннәрдә әти – әни йортында төзелеш эшләре белән мәшгуль, - дип уртаклашты безнең белән сугышчы.

Бәткедән «Вандал» чакыру исемле сугышчы отпускта армиядән кайткач ук эшли башлаган йорт төзелешен дәвам итүен хәбәр итте.

- Мобилизациядән соң инде 9 ай узды. Ял дип тормыйм, эшлим кайтуыма үз йортым булачак, - диде сугышчы.

Нефть базасы бистәсеннән «Тесла» чакыру исемле якташыбызга 45 яшь.

- Диңгездә бер атна ял итәргә, сәламәтлегемне яхшыртырга, Краснодар кояшының энергиясе белән тулыланырга өлгердем, - дип хәбәр итте ир-ат.

Мобилизацияләнгән егетләр төрле полкларда һәм подразделениеләрдә хезмәт итәләр: кайберләре Донецкта, кемдер Угледар юнәлешендә.

- Туган татар телендә дә аралашабыз, украин телен дә үзләштерәбез. Татарстан номерлы машиналарны күп күрәбез. Район яңалыклары турында социаль челтәрләрдән танышабыз, - дип билгеләп үтте сугышчылар.

Без сугышчылардан һуманитар ярдәм белән бәйле хәлләр турында кызыксындык.

- Бу яктан барысы да яхшы. Хатын-кызларга , әбиләргә, безгә битараф булмаганнарга аерым рәхмәт, алар вакыт табалар һәм маскировка челтәрләре, блиндаж шәмнәр ясыйлар, безгә җылы хатлар, дарулар һәм тәмләткечләр җибәрәләр. Туган илебездән еракта без күпләрнең булган хәлләргә битараф булмавын, үз өлешләрен кертергә тырышуларын, мөмкин булганча ярдәм итүләрен тоябыз. Бәткедән һәм Круглое Поледан Алмазга, Илназга һәм Александрга рәхмәт. Алар безнең янга нәрсә кирәклеген белеп үзләре белән алып киләләр. Китәр алдыннан без Бәткегә килеп, маскировка челтәрләренең чираттагы партиясен алачакбыз. Егетләр бу турыда кайгырттылар инде, - диделәр сугышчылар.

Хушлашу алдыннан Яңа поселогыннан хәрби операциядә катнашучы түбәндәгеләрне әйтте: «Минем мобилизациядән калу мөмкинлегем бар иде, әмма мин шунда ук хәрби комиссариатка килдем. Туганнарымны, туган җирләремне өйдән ераграк саклау яхшырак дип саныйм.”.

Геройларыбызга җиңеп кайтуларын теләдек һәм алар Ватан алдындагы бурычларын лаеклы һәм намуслы үтәсеннәр. Без аларны түземсезлек белән көтәбез.

РФ кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк белү: https://heroes-tatarstan.ru

#ГероиТатарстана #Татарстан

#СлужбаПоКонтракту #АрмияРоссии

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев