Иске Җирекледә – җәннәт бакчасы
Авыл кешесенең йорт-җирендә эштә файдаланмыйча калган бер кечкенә җир почмагы да юктыр ул. Кыяры, помидоры, башка төр яшелчәсе һәм җиләк-җимеш – шунсыз гомере буе авылда яшәүче кешегә хуҗалык ниндидер бер кысыр, җансыз чүл сыман.
Хәер, заманалар үзгәрү белән, халык ризыкка дип яшелчә-җимеш үстерүдән тыш, матурлыкка омтылып, бакчаларында күпләп чәчәкләр дә үстерә башлады. Шулай да, ишле, кечкенә балалар тәрбияләгән гаиләләрдә чәчәкнең өлеше бик кечкенә. «Чәчәкләрне ашап булмый бит. Бакчада җитешкән яшелчәҗимешнең үзебездән артканын сатып, файдасын да күрәбез әле,» – дигән фикер белән, күпләр бәрәңгесен, тегесенмонысын утырта, ялкауланып ятмый. Ә менә балалары инде башлы-күзле булган кешеләрнең йортлары әкеренләп гөлбакчага әйләнә бара. Иске Ерыклы авылыннан илленче дистәне узып баручы Вера һәм Юрий Ворсиннарның да ихаталары җәннәт бакчасын хәтерләтә.
«Капкабызның ябылганы юк»
Язмабыз геройлары белән очрашуны без шимбә көнгә сөйләшеп куйдык. Восточная урамында урнашкан йортны тиз табып алдык. Чөнки аны күрмичә, аңа игътибар итмичә калу мөмкин түгел иде.
Биек, саллы итеп эшләнгән таш йортның урам ягында гаҗәеп бер манзара тудырган таллар ук: «Бирегә килегез, сезгә шушы йорт кирәк,» – дигән сыман җилдә шаулыйлар иде.
– Ул талларга урамыбыздан машина белән дә, җәяүләп үткән һәркем соклана инде. Бездән кабатлап, утыртып караучылар булды. Ләкин аларның бик барып чыкмады. Чөнки карап торышка гади бер эш кебек кабул ителгән бу эшнең дә үз җае, нечкәлекләре бар. Алайда, безнең хезмәт җимешләренә сокланып, шундый ук матурлыкка омтылган кешеләргә сөенәбез генә. Кабатлыйлар икән, димәк без чыннан да кешене гаҗәпләндерерлек, күңелгә үтеп керерлек эш белән шөгыльләнәбез, – дип каршы алды безне капкадан ук йорт хуҗасы Юрий Ворсин.
Ишегалдына үтү белән, без икенче бер дөньяга килеп эләктек сыман: аллы-гөлле чәчәкләрдән, агач-куаклардан, борынны тәмлелеге белән кычыттырган татлы исләр һәм чәчәкләрнең берсеннән икенчесенә очып йөрүче бал кортларының эшлекле безелдәве дә күңелгә бер рәхәтлек, күзгә ял өстәде.
– Йортыбыз кешедән өзелеп тормый. Көн саен: «Бакчагызны карап чыгыйк әле», «Фотосурәткә төшерергә ярыймы?» – дип йөрүчеләрдән капкабызның ябылганы юк. Без һәрвакыт эш белән мәшгуль булсак та, кешеләрне кире какмаска тырышабыз. Вакытыбыз чыннан да бик кысан булган очракларда гына итәгатьле итеп, башка көнне килергә кушабыз, – дип сүзгә кушылды йорт эченнән чыгып килүче Вера Ворсина да.
Матурлык һәм тәртип ялкаулыкны, битарафлыкны өнәми
Һәм моңа бер дә аптырарлык түгел. Шау чәчәктә утырган ишегалдына килеп кергәч тә, биредәге гүзәллекне тудыру өчен күпме тырышлык, көч кергәнен аңлап аласың. Алай гына да түгел, биредә эшеңә карата мәхәббәт, мавыгучанлык, кызыксыну һәм тәҗрибәнең дә йогынтысы зур икәне ярылып ята.
– Күпләр чәчәк үстерүнең нәрсәсе бар инде дип, бик өстен генә уйлыйлар. Менә мин хәзер бер юка сабактан торган чәчәк үсентесен җиргә төртеп куям да, аннары аңардан искиткеч чәчәк күтәреләчәк, куак үсәчәк тә, үзеннән-үзе матур бакча хасил була дип, ялгышалар. Була торган эш түгел ул. Хәтта берничә ел үсеп, тамырлары ныгыган үсемлекләргә дә сабый балага тиешле тәрбия кирәк. Вакытында ашламасын бирергә, тиресен салырга кирәк. Гади генә су сибүдән дә күп нәрсә тора. Әйтик суны кичен, кояш батканнан соң сибу кулайрак. Без төнге сәгать уникеләрдә дә бу эш белән шөгыльләнәбез. Аннары ирем иртәнге өчтә, дүрттә дә йокыдан торып, чәчәкләргә су сибеп йөри. Кыскасы, бакчаң матур, шау чәчәктә булсын дисәң – тик ятып булмый. Эшләргә, ялкауланмаска кирәк.
Без авыл кешеләре
Хуҗалар белән сөйләшә торгач, бакчада булган беседканың, андагы мичнең, чәчәкләр арасында матурлыкның бер өлеше итеп куелган тимер күперчекнең, ишегалдындагы агачтан ясалган коеның да Юрий Артемьевичның куллары белән эшләнгәне ачыкланды. Бакча эчендә кызу көндә шифа бирүче шарлавыкны гына кеше яллап ясатуларын әйттеләр. Ләкин анысы да хуҗаның сызымнарыннан, рәсемнәреннән карап салынды.
– Чыгышым белән Башкортостан республикасының Бакалы районында урнашкан Ворсинка авылыннан мин. Авылда кечкенәдән үк кул арасына кереп, эшләп үскәч, барысына да өйрәндем инде. Аннары шушы якларга күчендек һәм 2007 елдан бирле Тукай районында гомер итәбез, – дип әйтеп үтте Юрий.
Аның тормыш иптәше Вера Алексеевна да үзе кебек үк тиктормас җан. Шулай бер-берсенең холкы туры килеп, кызыксынулары уртак булгангамы икән аларның гаиләләре дә, хуҗалыклары да сокланып туймаслык.
– Минем башыма берәр уй килсә, Юра миңа шунда ук теләктәшлек күрсәтә. Эштән бушаган арада ул: «Әйдә киттек, теге чәчәкләрне алып кайтабыз», – дип, мине машинага утыртып, кирәк җиргә бер дә авырсынмыйча, җилдәй тиз йөртеп кайта, – дип елмаеп сөйли ире турында Вера ханым.
Матурлык очсыз була алмый
«Бу кадәр гүзәл бакчаны үстерү – катлаулы эш. Чыгымнары да аз түгелдер?» – дип сорау бирәм.
– Әлбәттә, кергән хезмәт белән бергә, чыккан акчасы да чүп түгел, – дип сүз башлый Вера Алексеевна. – Тугыз ел элек, бәрәңге, яшелчәне күпләп үстерүдән китеп, декоратив бакча белән ныклап шөгыльләнә башлагач, моны бик яхшы аңладык һәм кабул иттек. Ул вакытта нинди чәчәкнең, нинди агачның ничек үсүен, аңа нинди шартлар кирәге һәм башкасы турында ул кадәр җентекле, төбенә кадәр җитеп белми идек. Кыйбатлы биш-алты төп чәчәк үсентеләре алып, аларның берсе генә тернәкләнеп, үсеп киткәч, күңелләр төште. Күз алдыгызга китерегез: сез ун мең сумга төрледән төрле сортлы чәчәкләр, куаклар алдыгыз ди. Һәм аларның икесе генә үсеп китте. Димәк шул ун мең сумның җидесигез мең сумы җилгә очты дигән сүз. Андый чакларда Юра: «Борчылма, боегып утырма, тагын алырбыз да, янә үстереп карарбыз», – дип юата иде. Һәм чыннан да сүзендә торып, бергәләп янә яңа үсентеләр артыннан шәһәргә бара идек, – дип искә алды бакчачы.
Ворсиннарның шау чәчәктә утырган бакчаларын күреп, шундый ук хозурлыкны тудырырга уйлаган кешеләр нинди авырлыклар һәм иң мөһиме – матди чыгымнар белән очрашачакларын бик аңлап бетермиләр икән. «Безгә килгән кешеләрнең барысы да диярлек нинди катлаулы эшкә керешәчәкләрен аз гына да күз алдына китерми. Һәм иң кызыгы: аларга очсыз бәядән үсентеләр, орлыклар кирәк, ә бакча күз явын алырлык матур булырга тиеш. Мондый фәлсәфәгә ияреп, бакчачылык белән шөгыльләнеп булмый. Аннары, кайберсе үзенә ошаган, үстерергә теләгән чәчәкләрнең исемен дә белмичә кибеткә килә. Гаҗәпкә каласың», – менә шундый фикердә Вера ханым.
Тамыры көчле, сабагы нык булган үсентеләр очсыз була алмый икәнен кат-кат кабатлый ирле-хатынлы бакчачылар. Аннары, утыз биш ел бакчачылык белән шөгыльләнү дәверендә алар төрле кибетләрдә, питомникларда йөреп, кайдан, нинди бәядән үсентеләр сатып алу буенча да шактый тәҗрибә туплаганнар.
– Баштарак бакча өчен утырту материалларын кибетләргә барып ала идек. Ләкин кибеттән алынган чәчәкләр, агач-куаклар бик начар үсеп китә иде. Аннары базарларга да, төрле питомникларга да барганыбыз булды. Йөри торгач Чаллыда Ольга исемле бер ханымны таптык. Ул үз бакчасында сату өчен чәчәк, куак үсентеләре үрчетә. Без аның белән инде 17 елга якын таныш. Аңардан алган чәчәкләр һәрвакыт яхшы үсеп китә. Ә питомниклардагы үсентеләр исә күп чакта чит яклардан кайтарыла һәм безнең климатка туры килеп бетми, – диде бераваздан Ворсиннар.
Чәчәкләр санаганны яратмый...
Бакчачылык серләре, тәҗрибәдән чыгып тупланган киңәшләр белән уртаклашканда, безнең сөйләшүебезне тыңлап утырган олы кызлары Светлана, оныклары Ева да вакыт-вакыт телгә килә. Вера Алексеевна: «Кара әле, ярый әйттең, истән чыккан. Мин берәр нәрсәне сөйләргә онытсам, искә төшереп тор шулай», – дип кызына дәшә. Аннары тагын туктаган җирдән бакча турында сүзен дәвам итә.
– Менә сез бакчада ничә чәчәк төре бар дип сорадыгыз. Биредә бер иллегә якын чәчәк төре үсәдер. Сортларга килгәндә – алар тагын да күбрәк. Бәлкем бер йөзгә җитәр. Ә гомумән, эллеккеге заманда: «Чәчәкләрне санарга ярамый», – дип әйтәләр иде. Саналган чәчәкләр үлә, дигәнгә ышанган кешеләр. Безнең дә аларны санаганыбыз юк. Күпме телибез, шуның кадәр үстерәбез, – дип елмаеп куйды Вера Ворсина.
Хосталар, ике, өч төсле ирислар, флоксалар, гортензияләр, вак розалар, исле инглиз розалары һәм башкасы арасында биредә сәгатьләр буе йөрергә була. Һәм һәркайсы турында хуҗалар бәйнә-бәйнә сөйләп, аларны үстерү, тәрбияләү буенча төпле, файдалы киңәшләрен бирә ала. Тыңла да, кара гына. Хәер, һәрвакытта хәрәкәттә, эш белән мәшгуль булырга күнеккән Ворсиннар вакытларын кызганмыйча безгә барын да җентекләп сөйләделәр. Бик ачык, аралашырга яратучан, киң күңелле һәм кунакчыл кешеләр булып чыкты алар.
Кайтыр юлга кузгалыр алдыннан, өйдә булган бар гаилә әгъзаларе белән безне озата да чыктылар. Ул вакытта да бакча тирәсендә әйләнгән сөйләшүләр тынмады. Чын-чынлап бакчачылык җене кагылган кешеләр нәкъ менә Вера һәм Юрий Ворсиннар кебек буладыр да ул. Бар уйлары, хыяллары шул тирәдә. Хушлашканда, аларга без бакчаларының шулай елдан ел матуррак булуын, яраткан эшләренең алдагы елларда да бары тик куаныч китерүен теләп саубуллаштык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев