10 май 2026 яңалыклары
-
Бик тәмле бәлеш рецепты
«Татар халык ашлары» китабыннан шулпалы ит бәлеше рецепты тәкъдим итәбез.
-
Василий Абрамов: «Тормыштан зарланмыйча, тырышып яшәргә кирәк»
Сугыш елларының ачы җилләре аның балачагын иртә урласа да, күңелендәге яктылыкны сүндерә алмаган. Казиле авылында яшәүче 95 яшен тутырган хезмәт ветераны Василий Абрамов бүген дә сафта: аның һәр сүзендә — тормыш тәҗрибәсе, һәр карашында — туган туфракка рәхмәт хисе. Василий дәдәй тормыштан зарлана торганнардан түгел, ул һәрвакыт тырышып яшәргә өйрәнгән. Бүген ул — оныкларының яраткан бабасы һәм авылдашлары өчен чын хезмәт үрнәге.
-
Кыярны ничек дөрес үстерергә?
Уңышны тигез алу өчен сезон дәвамында кыярны 2-3 срокта май ахырыннан июнь урталарына кадәр чәчәргә кирәк. Кыярның тамырлары өстә генә урнаша, шуңа күрә яхшы уңыш алу өчен аны чәчәсе урынга тирес кертү, еш су сибү, өстәмә тукландыру һәм туфракны сай гына йомшарту мәҗбүри.
-
Җиңү җырлары астында: дүрт авыл халкын бер өстәл җыйды
Май кояшы астында Иске Абдул, Мерәс, Ирек-Таң һәм Торнаташ авылларында Хәтер митинглары үтте. Җиңү бәйрәменә багышланган тантаналы чараларда «Сәйдәшев» хуҗалыгы һәркемне җылы чәй һәм сый-хөрмәт белән каршы алды.
-
Кече Шилнә балалары - «Үлемсез полк» сафында
«Колосок» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган «Үлемсез полк» акциясенә кушылдылар.
-
Җиңел атлетика буенча көчле командалар ачыкланды
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан укучылар арасында җиңел атлетика һәм кросс буенча район беренчелеге узды. Ике этапта үткән ярышларда иң җитез һәм чыдам спортчылар билгеләнде.