9 июнь 2026 яңалыклары
-
Тукай районында социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар
Тукай районы администрациясе бинасында социаль хезмәткәрләрне хөрмәтләү тантанасы узды.
-
Экскаваторчы үлеменнән соң прорабка 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный
Мәләкәс елгасын чистарту эшләре вакытында экскаватор батып, йөртүчесе һәлак булган иде. Әлеге эш буенча Биектау районында яшәүче 45 яшьлек прорабка карата җинаять эше судка җибәрелде, дип хәбәр итә ТР Прокуратурасы.
-
Чаллыда Сабан туе өч зур юбилейны берләштерәчәк
Быел Сабан туе бәйрәме аеруча масштаблы һәм бай булырга вәгъдә итә. Шәһәр халкы һәм кунаклар өчен әзерләнгән программа милли мәдәният байлыгын, халыклар бердәмлеген һәм төп юбилей даталарын: Габдулла Тукайның тууына 140 ел, Яр Чаллы шәһәренә 400 ел һәм беренче КАМАЗ йөк автомобиле чыгарылуга 50 ел тулуны чагылдыра.
-
ЕГЭ нәтиҗәләре 4 ел дәвамында гамәлдә кала
Белгечләр аңлатуынча, Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре югары уку йортларына керү өчен тапшыру елыннан соң тагын дүрт ел дәвамында гамәлдә була. Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен бу срокны исәпләүнең тәртибе башкача була.
-
«Нерест-2026» операциясе вакытында 20 җинаять эше кузгатылган
Татарстанда 25 апрельдән 5 июньгә кадәр үткәрелгән «Нерест-2026» операциясе нәтиҗәсендә 20 җинаять эше ачылган һәм 77 административ беркетмә төзелгән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.
-
2026 елда пенсия нинди очракта артырга мөмкин
Белгечләр әйтүенчә, пенсия күләме өстәмә шартларга бәйле рәвештә артырга мөмкин. Моңа эш стажы, яшь белән бәйле үзгәрешләр һәм кайбер социаль өстәмәләр керә.
-
Тукай районында 474 тугызынчы сыйныф укучысы рус теленнән имтихан тапшыра
Бүген, 9 июнь көнне, Тукай районының 474 укучысы рус теле буенча төп дәүләт имтиханын (ТДИ) тапшыра.
-
Тукай районында бүген 25 градуска кадәр җылы була
Синоптиклар фаразлавынча, бүген Тукай районында алмашынучан- болытлы һава торышы көтелә.