9 апрель 2017 яңалыклары
-
Помидор үстерү серләре
Бакча - күпләребез өчен тәҗрибә урыны да ул. Шуңа да без анда ел саен нинди дә булса яңадан-яңа үсемлекләр, яңа сортлар үстереп карарга омтылабыз. Бу помидорларга да кагыла. Соңгы дистә ел эчендә әллә никадәр яңа гибрид сортлар барлыкка килде, алар элеккеләреннән төрле чирләргә каршы торучанлыгы, салкынга чыдам булулары, югары уңыш...
-
Алдан кайгыртыгыз - Бакчачыга киңәшләр
Агачларны аклау Кар ярыйсы ук эри башлагач, агачларны аклауга тотынырга мөмкин. Аклау өчен гадәттә известь (хлорлы булмасын) алына. Известь эремәсен болай әзерлиләр: чиләктә 2 кг известь һәм 1 кг майлы балчыкны эретеп болгаталар да, шуңа, эремә яхшырак ябышсын өчен, 10 г столяр җилеме яки сыер тизәге өстиләр. Әгәр известь эремәсен...
-
Кипкән җимеш файдалы
Җәйгә ерак әле. Көздән хәстәрләп калдырган җиләк-җимеш витаминнарын югалта бара, яңа өлгергәннәрен авыз итәргә вакыт җитмәгән, ә организмга витаминнар кирәк. Витаминга бай, дәвалау үзлегенә ия кипкән җиләк-җимешкә өстенлек бирер чак хәзер. Аларның һәркайсының файдалы үзлекләрен тикшереп карыйк.
-
«Безне җыр кавыштырды», – диләр Тукай районыннан Люция Мостафина һәм Рәшит Мөслимов
Яр Чаллының моңлы җырчысы Люция апа Мостафина гомере буе сәхнәдән төшмәгән, 24 яшендә тол калып, өч баласын берүзе үстергән. 60 яшен тутыргач кына язмыш җилләре аны гомер көзендә ялгыз калган Солтан абый белән кавыштырган иде. Ләкин, кызганычка каршы, парлы бәхет озакка бармады - дүрт ел элек Люция апага Солтан абыйны...
-
Тыйнак җырчы популярлык казана аламы, яки Ришат Төхвәтуллин концертыннан алган тәэсирләр
Элек-электән тыйнаклыгы, үзенчәлекле моңы белән аерылып торган татар эстрадасының көннән-көн түбән тәгәрәвен, үз йөзен югалта баруын заман шаукымы, яңа буын вәкилләренең зәвык таләбе белән аңлатырга өйрәнеп беттек. Кызларның сәхнәгә ярымшәрә яки үтә күренмәле киемнән, егетләрнең тишек джинс чалбар, үзләре дә тәрҗемәсен белми торган язулы футболка киеп чыгуы, сикерә-сикерә оятсыз такмаклар...
-
Тукай районы автомобиль йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәве махсус контрольдә булачак
Иртәгә район ЮХИДИ инспекторлары, участок вәкаләтлеләре белән берлектә, Кече Шилнә авылына «Тоннель» дип аталган оператив-профилактик рейдка чыгачаклар. Чара барышында хокук бозуларның һәр төренә игътибар биреләчәк: руль артына аракы эчеп утыручылар, куркынычсызлык каешын такмаучылар, балаларны креслосыз йөртүчеләр һ. б. ачыкланачак. Фото lenino.info
-
Язгы чакырылышта Тукай районыннан 37 егет солдатка алыначак
1 апрельдән армиягә язгы чакырылыш башланды һәм ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бу язда районыбыздан 37 егетне армия сафларына алу күздә тотыла. Беренче төркемнәрне апрельнең 17се көнне озату планлаштырыла, дип хәбәр итә районның гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге башлыгы ярдәмчесе Сергей Вележев.