8 август 2021 яңалыклары
-
Хәния Гәрәева: «Мич ризыгына берни җитми!»
Калмия авылында гомер кичерүче Хәния Гәрәева – Татарстанның рәссамнар берлеге әгъзасы. Аның иҗатын дөнья күләмендә беләләр. 30 елдан артык иҗат гомерендә ул 20дән артык шәхси күргәзмә оештырган. Ул үзенең иҗат эшләрендә туган ягыбыз табигатенең гүзәллеген, халкының бөеклеген чагылдыра. Рәссам булуы бер таланты булса, тәмледән-тәмле ризыклар пешерә белүе белән икенче яктан талантлы Хәния ханым. Күпләр өйләрендә мичләрен сүтеп ташлаган заманда ул яңа мич салдырган. Бүген ризыкларны шунда әзерли. «Мичтә пешкән ашлар бөтенләй икенче төрле була», – ди ул.
-
Туган тел – хәзинә
Тукай районында нинди генә милләтләр яшәми?! Һәрберсенең үз теле кадерле, әмма, татарлар арасында гомер иткәнлектән, татарчаны белергә тырышалар, һичьюгы, аңларга омтылалар. Район башлыгы Фаил Камаев белән кырларда йөргәндә дә комбайнчыларның кайберләре чуаш, урыс, мордва, әрмән булуларына игьтибар иттем. Барысы да җитәкчене йотылып тыңладылар, татарча да русча да яхшы аңлыйлар. Авылларда да күп төрле милләт вәкилләре яши. Әйтик, Яңа поселогында мариларны очраттым, Исламгәрәевлар Башкортстаннан килеп төпләнгәннәр, татарчаны су кебек эчәләр.
-
Тел турында
Тел турында...
-
Менә сиңа помидор!
Мерәс авылында торучы Равия Латыпованың бакчасында 1174 һәм 1201 граммлы помидорлар үскән.